ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
21 декабрь 2022, 10:55

Сыйрышбашта Чәй көне үтте

Чәй – татар халкының иң яраткан эчемлеге. Русия халыкларының мәдәни мирасы елы һәм Халыкара чәй көне чикләрендә Сыйрышбаш авылы модельле китапханәсе китапханәчесе Вера Мәгалимова  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Мы за чаем не скучаем” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.

Сыйрышбашта Чәй көне үттеСыйрышбашта Чәй көне үтте
Сыйрышбашта Чәй көне үтте

Чарада катнашучылар чәй тарихы белән таныштылар, чәй турындагы риваятьләрне тыңладылар, аның кайдан һәм кайчан Русиягә килеп эләккәнен, чәй эчү гадәтенең ничек барлыкка килүен, шулай ук самавыр чәе эчү традицияләрен белделәр. Балалар викторина сорауларына бергәләп җавап бирделәр, табышмаклар конкурсында катнаштылар, чәй турында халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен тыңладылар, “Самавыр” уенында актив катнаштылар. Чара музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас