ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
21 декабрь 2022, 10:05

Үзәк чыршы утлары кабынды

Чакмагышта төп Яңа ел шәһәрчеген ачу тантанасы узды

Үзәк чыршы утлары кабындыҮзәк чыршы утлары кабынды
Үзәк чыршы утлары кабынды

Яңа ел – елның иң серле, могҗизалы һәм көтеп алынган бәйрәме. Һәр кеше күңеленә балачактан ук Яңа ел якынлашу көннәре ниндидер серлелек, яңа хыял-өметләр уяту, могҗиза көтү чоры белән кереп уелып истә каладыр, мөгаен. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтеп ала. Әкияттәй боз шәһәрчекләре, кар таулары һәм бизәлгән чыршылар да шуның бер өлеше булып тора. Быел да район үзәге урамнары төрле төстәге утлар белән бизәлә башлауга күпчелек кеше  бәйрәм рухы белән яши башлады. Шуңадыр  Гаилә ялы паркы мәйданында районның үзәк Яңа ел шәһәрчеген ачу тантанасы да быел аеруча җылы, җанлы үтте.

Чараны алып баручы район мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Мансуров Яңа ел шәһәрчегендә урнаштырылган боздан сыннар, уен мәйданчыклары белән таныштырып үтте. Үзәк чыршы күркәм бизәлеше белән һәркемне үзенә гашыйк итте. 

  Тантанага Кыш бабай (Ревинер Гобәев) һәм Карсылуның (Илсөяр Габдрахманова) килеп, бәйрәм белән котлавы, район мәдәният йортының сәхнә осталары Эльмира Федорова, Ревинер Гобәев, Гөлнара Шәймиева башкаруындагы җыр-моңнар  чараны тагын да күңелле итте, бәйрәм рухы өстәде. Бәйрәмгә килүчеләрнең олысы да, кечесе дә мәдәният хезмәткәрләренә  кушылып җырлады, биеде, Кыш бабай һәм Карсылу белән рәхәтләнеп  бәйрәм итте, тау шуды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә мәйдан тутырып күңел ачты, матур чараны калдырып   өйләренә кайтырга озак ашыкмады.

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Үзәк чыршы утлары кабынды
Үзәк чыршы утлары кабынды
Үзәк чыршы утлары кабынды
Үзәк чыршы утлары кабынды
Үзәк чыршы утлары кабынды
Үзәк чыршы утлары кабынды
Үзәк чыршы утлары кабынды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас