

Яңа туган балага күрсәткән мөгамәлә кебек, йорт хайванына, кош-корт, терлек, җәнлекләргә дә зур игътибар кирәк. Песиләре яки этләре авырып китсә, күпләребез йокыдан, ашаудан яза. Тугры дустыңның авыруы – ул авыр нәрсә. Ә менә ярдәм итә алмавың тагын да авыррак. Шул вакыттта без ветеринарларга – мал табибларына мөрәҗәгать итәбез. Хирургик ярдәм таләп ителүче чараларны гына түгел, малны стерильләштерү эшләрен дә үзебезнең ветеринария табиблары башкара. Дүрт аяклы дусларыбыз авырмасын өчен кирәкле прививкаларны үзвакытында ясату мөһим. Ветеринар табибларның төрлесен күрергә, күбесенең эшен күзәтергә туры килде. Шәхси клиникаларда хезмәтләндерү дә яхшырак, диделәр, андыйларын да күрдем. “Ә менә дәүләт учреждениеләре табиблары әллә сиңа чын күңелдән дәвалыйлармы?” – дигәннәре дә булды. Һич икеләнмичә әйтә алам, нәкъ дәүләт учреждениеләрендә эшләүче табиб чын күңеленнән ярдәм итә дә инде! Минем ничәнче “партия” песиемне дәвалаучы, кайсы вакытта ярдәм сорап шалтыратсам, язсам да җавапсыз калдырмаучы, табигате, булмышы белән хайваннарның саулыгы һәм исән калуы өчен көрәшүче, аларга яхшы дәвалау ысулы тәкъдим итүче, өметсез вакытта да өмет биреп, аякка бастыручы табиб, күпләрнең койрыклы дусларының фәрештәсе – Радим Мидхәт улы Мансуров. Аңа минем рәхмәтләрем иксез-чиксез . Эшенең чын остазы ул, дияр идем мин. Бер дә миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип эшләүчеләрдән түгел. Радим Мидхәт улы Башкортстан дәүләт аграр университетының ветеринария факультетын тәмамлап, 1998 елның декабрь аенда “Победа” колхозына (Каразирек авылына) ветеринар табиб, зоотехник булып эшкә бара. 21 көн генә эшләп өлгергән яшь белгеч Яңа ел алдыннан Ватанны сакларга армия сафларына юллана. 2000 нче елда, армиядан кайткач, Каразиректә ветеринар фельдшер булып эшләвен дәвам итә. Монда ул үзенең булачак тормыш иптәшен очрата: 2002 елның сентябрендә үзенең киләчәген Каразирек авылының җитез, сөйкемле, булдыклы кызы Ирина Хәбиб кызы Садретдинова белән бәйли. Яшь парларның бәхетләрен тулыландырып, дөнья корып бер ел яшәгәннән соң мәхәббәт җимешләре – уллары Илгиз туа. Биш елдан соң, бәхеткә бәхет өстәп, кызлары Гүзәл дөньяга аваз сала. Мансуровлар гаиләсе барлыкка килүгә быел 20 ел. Алар бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып, терәк булып яши. Тормыш иптәшенә ныклы терәк, хәстәрлекле ир булса, газиз балаларына яраткан, җил-яңгырдан саклаучы әти ул. Берникадәр вакыт ветфельдшер булып эшләгәннән соң ул Имәнлекул участогына участок ветеринар табибы булып эшкә күчә. Шушы участокка караган барлык авылларны да хезмәтләндерә, ә Каразирек участогы барыбер аның җитәкчелегендә кала, алар белән дә эшләвен дәвам итә ул. Азаккы ике елда ул Чакмагыш ветеринария станциясендә табиб булып эшли: операцияләр ясый, дәвалый, стерилизацияли, прививкалар ясый, тикшерүләр үткәрә. Этен, песиен күтәреп килүчеләрне бер вакытта да кире борып чыгармый. Яңа бәбәйдән котылган песием, бик каты чирләде. Балаларын имезү түгел, үзенең гәүдәсен дә күтәрерлек хәле юк инде. Балаларын шприцтан ашатырга туры килде. Башларым тәмам аптырашта калганда, песиләремне коткаручы фәрештә Радим абыйга алып бардым. Хәзер операция ясар да, малкаем мантымас инде, дигәндә: “Әйдәгез, дәвалап карыйк әле, балалары да бик бәләкәй бит, дигәч, үзем терелеп киткән кадәр булдым. Минем малкаемның яраларын чистартып, юып, дарулап җибәргәч, песием күзгә күренеп савыга башлады. Риза булып даруларын сөрттерә, уколларына да өйрәнде хәзер. Мин янына килә башласам, челт-челт күзләрен йома. Малкаемның савыгып, балаларын кочаклап ятуын күрү – минем өчен зур сөенеч. Күпмеләр ярдәм сорап барырга, меңләгән сораулар бирергә, көненә ничәмә тапкыр шалтыратырга да туры килде, телефонын алалмаган очракта да табиб кире шалтыратты. Кемнәр шулай итә?! Хәтта үзебез дә, кирәксә шалтыратыр әле дип, күп вакытта шалтыратуларны җавапсыз калдырабыз. Радим абыйның изге гамәлләр исемлегендә ничәмә коткарылган хайванкайлар икәнен санап бетергесездер. Ә күпме рәхмәтле хуҗалар? Аларның да саны чиксез! Сабыр холыклы, төпле акыллы табиб куркуыннан тыңлашмаган песиләрне дә ниндидер бер серле көч белән тыңлата, аларның терелүенә ышаныч бирә белә. Әйтерсең лә ул алар белән алар телендә сөйләшеп, аларның хәлен аңлый, аларны тынычландыра белә. Могҗиза бит! Ә чын мал табибы нәкъ шундый булырга да тиештер. Авыртынып, сызланулардан арыган, ашаудан язган малкайга Радим абый сулышы белән гомер өргән кебек була. Малкайның күзләрендә өмет, яшәү чаткысы, ашау тәме, дәрт барлыкка килә. Ул элеккегечә мырлый, иркәләттерә, яраттыра башлый, килеп итәккә утырасы, аның гүя синең белән серләшәсе, ниләр кичергәне турында сөйләшәсе килә башлый – болар барысы да Радим абыйның уңышлары. Сезгә киләчәктә эшегездә зур уңышлар. Яңа елда тик рәхмәтле мал ияләре генә туры килсен, гаиләгезгә иминлек, шатлык-сөенечләр телим!