+28 °С
Болытлы


Имәнлекул авыл биләмәсендә тирә-якка Яңа ел мохитен тудыру мәсьәләсенә ныклы иътибар биргәннәр. Башкорстан Республикасы символикасы – курай чәчәге авыл халкын әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора. Боз шәһәрчегендә урнаштырылган яңа арт-объект та һәркем күңеленә хуш килгән. Яңа иҗат идеялары белән тулыландырылган бәйрәм объектлары быел Имәнлекул авылы халкына күтәренке кәеф өсти.