

Шушы программага керүгә ирешү өчен йомгаклау җыелышына шактый кеше җыелды. Аны Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов ачты һәм алып барды. Проектларны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 1200 000 сум акчага ия булу өчен, түбәндәге шартлар сакланырга тиеш: муниципаль бюджеттан 150 000 иганәчеләрдән150 000, авыл халкыннан 100 000 сум акча керергә тиеш. Шуңа күрә һәр фатирдан 1000 сум акча җыю кирәк булачак.
Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә тырышлык һәм бердәмлек белән күп эшләр башкарыла. Халык инициативасын тормышка ашыру барышын башыннан ахырына кадәр күзәтчелек итеп, шулай ук халыктан акча җыюны да башкарып чыгарга инициатива төркеме әгъзаларын сайлау мөһим. Иң ышанычлылар исәбеннән кешеләр сайлап куелды.
Программада катнашу өчен 2 проект тәкъдим ителде:
спорт мәйданчыгы урнаштыру һәм агачалар утыртып, ял урыны булдыру.
Район үзәге инфраструктурасын яхшырту җәһәтендә Икмәк пешерү комбинаты урамында спорт мәйданчыгы урнаштыруны проект итеп сайладылар. Проект бәясе 1600 000 сум тәшкил итә, шуның 1 200 000ен республика бюджеты субсидиясе буларак бүлә, урындагы биләмә 150 000 бүләчәк, иганәчеләр дә шулкадәр үк өлеш кертәчәк. Халыктан һәр фатир башыннан 1000 сум җыячаклар. Эшләр башкару мәлендә тупланган акчаны экономияләү мөмкинлеге туса, аны шушы мәйданчык өчен кирәк-яракка тотыначаклар, дигән карарга килделәр.