ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
22 Декабря 2022, 11:00

Шәйморатовчылар спортта да сынатмый

20 декабрьдә Уфа шәһәрендә Р. А. Батталова исемендәге Башкортстан Республикасының Спорт  әзерлеге үзәгендә “Спорт көрәше – Башкортстан Республикасы мәктәпләренә” проектында катнашучы белем бирү оешмалары укучылары арасында “Бердәм булганда – без җиңелмибез!” (“Когда мы едины – мы не победимы!”) республика фестивале үтте.

Шәйморатовчылар спортта да сынатмыйШәйморатовчылар спортта да сынатмый
Шәйморатовчылар спортта да сынатмый

 

Чараның  максаты – укучылар арасында спорт көрәшен популярлаштыру, “Спорт көрәше – Башкортстан Республикасы мәктәпләренә” проектында катнашучыларның спортчы осталыгын арттыру, республика шәһәрләре һәм районнарындагы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында дустанә элемтәләрне ныгыту һәм үстерү, мәктәп спортын үстерү.

Фестивальдә  республикабызның төрле төбәкләреннән 200 бала катнашты. Анда  безнең Чакмагыш гимназиясенең  “Шәйморатов  сыйныфы” да актив катнашып, яхшы  нәтиҗәләр күрсәтте һәм спорт белән дус булуларын исбатладылар. Афәрин, гимназистлар!

Шәйморатовчылар спортта да сынатмый
Шәйморатовчылар спортта да сынатмый
Шәйморатовчылар спортта да сынатмый
Шәйморатовчылар спортта да сынатмый
Шәйморатовчылар спортта да сынатмый
Шәйморатовчылар спортта да сынатмый
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас