

Кыңгыраулар чыңлатып, Чакмагыш урамнарын ямьләп үткән тройкалар парадын сокланып караганнан соң бәйрәмгә килгән халык паркның үзәгендәге сәхнә янына җыелды. Бу мизгелләрдә районның барлык Кыш бабайлары һәм Карсылулары якташларны олысы-кечесе көтеп алган могҗизалы бәйрәм белән тәбрикләп, күмәк бию-флешмоблар бүләк итте. Артабан район үзәгенә иң матур тройкаларны бизәп килгән хуҗалыклар бүләкләнде. Бүләкләрне муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илгиз Фаил улы Ихсанов тапшырды. Бу бәйгедә “Победа” хуҗалыгы җиңүче дип танылды. “Заря” хуҗалыгы – икенче, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең Юмаш бүлекчәсе өченче призлы урынны яулады. Иң яхшы Яңа ел шәһәрчекләре ярышында исә Иске Бәшир авылының шәһәрчеге иң күркәме дип танылды. Яңабалтачлыларның боз калачагы икенче урынга лаек булды. Моннан тыш, Кыш бабайлар, Карсылулар һәм Яңа ел белән ел хуҗаларына да бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм рухы өләшеп, тирә-якны моңга күмгән гармунчылар да бүләксез калмады. Бәйрәм программасын район мәдәният йорты сәхнә осталарының чыгышлары бизәде. Тамаша дәвамында олысы-кечесе рәхәтләнеп күңел ачты, район үзәге урамнарында һәм паркта бәйрәм рухы тантана итте.