

Бер көнне ямьсез итеп яшенләп, күк күкрәп яңгыр яуды. Кайдадыр песиебезнең ярдәм сорап елаганын ишетеп, Ленар абыем белән аны эзләргә чыктык. Яңгырда калып, шәбәреп – юешләнеп беткән песиебез торалмый ята иде. Ни булган? Нәрсә эшләгән? Терелерме? Ничек дәваларга? Мең төрле сорау иде башта. Чүпрәкләргә төреп, киптердек малкаебызны. Мин бәләкәй. Миннән 5 яшькә өлкәнрәк Ленар абыем: “Песиләрне сөт белән дәвалыйлар,” –дигәч, шприцтан сөт эчердек. Ул әллә яңгырда өшегән, әллә яшенгә эләккән, әллә агуланган – белә алмадык. Бик интекте малкаем, үрсәләнде, бәргәләнде, сызланды. Берничә көн шулай дәвалаганнан соң, песикәебез аягына басты, тик күзенә ак салган иде... Әмма ул песиләргә хас гадәтләрен җуймады: тычкан да тотты, балаларын да үзе кебек яхшы аучы итеп тәрбияләде. Тычканнарның бездә ялгыш та күренгәне булмады. Муркабыз ел саен балалары белән сөендереп торды. Еллар үтә-үтә безнең акыллы песиебез картайды. Беркөнне иртән торуга ул бездән киткән иде... Бу югалтуны бик авыр кичердек, чөнки ул безнең гаилә әгъзасына әверелгән иде. Ничә ел буе өйрәнгән песиебез үлде. Озак еллар яңа песи алырга тәвәккәлли алмадык. Гомер эчендә төрле песиләр булды: зыян итүчеләре дә, артык җитезләре, шуклары да, хәтта балаларын да ашаучылар булды араларында. Тик Мурка кадәр сабыр, акыллы, салмак песиебез була алмады. Әле дә сагынып сөйлибез үзен. Әлеге Гайкада аның берничә сыйфаты бар.
3 ел элек улым белән көзге суык кичтә магазинга чыкканда урамда пычракка баткан, өшегән кара төсле, муенында ак таплы песине кызганып үзебезгә алып кердек. Аңа иң тәүдә йомышка йөрер өчен (горшок, наполнитель), ашату савытлары алып кайттык. Юындырдык. Өй белән таныштырып, кушамат сайларга тотындык. “Гайка,” – диде улым. Шулай итеп, безнең үзебезнең җан иясе барлыкка килде. Улыма ул уйнарга иптәш булды. Аңарда җаваплылык хисе, песиләрне яратуы артты гына. Уйнадылар, улымның аяк очында йоклады, балалар бакчасыннан кайтканын көтеп торып, каршылый иде. Хәтта башларын ялый иде. Шундый нык иде аларның дуслыгы. Гаилә шартлары буенча, Гайкабыз белән аерылышырга туры килде (Юк, бөтенләйгә түгел, вакытлыча гына, дип уйлаган идек). Без аны әнигә кайтардык. Барган саен уйнадык, сөйдек. Тик ул гына безгә үпкәләгән, без белгән Гайка түгел иде. Бәбәйләде. Көз суык килде. Гайкабыз үлде, ә бәбәйләре һәм башка песи балалары өшеп, салкын тидереп чирләде... Ул елның көзе бик авыр килү сәбәпле, аларны терелтү теләге минем өчен бер юаныч кына булды. 7-8песи баласын сумкага тутырып, юлга чыктым. Юлда кемнәр белән генә барырга туры килмәде: күпләре, песиләрне дәвалау өчен барганны белеп, көлде генә, кайберләре пәйгамбәребез яраткан хайванкайны авыр хәлдә ташламауны хуплады. Ярар, анысы мөһим түгел. Араларында мәрхәмәтле кешеләр булып, станциягә кадәр илтеп тә куйдылар. Көн саен “бер төенчек койрыклы дусларым” белән ветстанциягә чаптым.
Ветстанциягә килеп керүем беренче генә иде әле. Песиләрем дә курка, мин дә... Кайсы кабинетка барырга белми аптырап торганда: “Радим бүлмәсенә керегез, ул шушы бүлмәдә,” – дип – “Операционная” дигән язулы бүлмәне күрсәттеләр. Бер сумка песиләрем белән килеп кергәч, табиб бәлки аптырап та калгандыр. Ул аларның барысын да, берәмләп карап, чирләренең сәбәбен ачыклап, дарулар язгач, песиләрнең ау вакытындагы иң мөһим әгъзаларын – колакларын да чистартырга кирәклеген аңлатты. Күрәсең, колаклары бик пычранса, аларда корчангы талпаннары үрчеп, песиләрнең тәннәрен тешләп, яфалый икән. Ә без моның турында уйлап торабызмы? Юк! Ияләштерәбез дә, бертуктаусыз кашына, дип тышка чыгарып “очырабыз”. Имеш, бетләгән! Ә аны нәрсә бимазалавын уйлап та карамыйбыз. Ә бит аларны ияләштергәч, алларындагы җаваплылыкны да тоя белергә, онытмаска тиешбез. Ветеринар табибларның төрлесен күрергә туры килде: олы маллар, бозаулар белән эшләгәннәрен дә, ә менә песине шул кадәр җентекләп, дорфалыксыз дәвалаучыны күргәнем юк иде. Исем-акылым китеп, үз эшен яратуына карап, сокланып тордым.
Табиб язган даруларны алып, бер төенчек “койрыклы дусларымны” күтәрдем дә, кайтып киттем. Дәвалана башладык. Иртә-кич уколлар кадап, витаминнар биреп дәваланганнан соң, хәлсез, төчкереп, ютәлләп яткан песиләремнең халәтләре күзгә күренеп үзгәрде.
Безнең Гайканың баласы Пират үзе әни булды. Аның өчен сөенүемне күрсәгез! Аның бәбәенә (нәнәсе истәлегенә) Гайка дип исем куштык. Ул да нәнәсе кебек бик акыллы, басынкы, тәртипле песи булып үсте. Иптәш булсын дип, Манюня белән Гайканы үзебезгә алып килдек. Матур яз, җылы җәй, яңгырлы көз үткәч, кыш башында, иптәшемнең хупламавын сизгән кебек, аның эшкә киткәнен көткән төсле, төшкә таба Гайкабыз әни булырга әзерләнде. Янәшәсендә торып дигәндәй бәбәйләттерермен, ярдәм итәрмен, дигән сүзем бар иде. Ходайдан җиңеллекләр сорадым хайванкаема. Ярты сәгать аралык белән туган сабыйларын тәпиләре белән кочаклап, аларга йомшак кына кагылып, аларны исни-исни ялауларына шак катып, сокланып тордым. Шушындый матур вакыйганың шаһиты булуыма мин бик сөендем. Песи генә димәгез, алар да бик зур авырлыклар, авыртынулар белән бәбәйли. Телләре генә юк, сөйләргә. Сабыр хатын-кыз кебек, тешләрен кысып, баласын исән-сау тудырыр өчен барлык авыртуларына да түзеп, дөньяга 3 матур, йомшак, йомры песиләр тудырды. Бәләкәй песиләр туу сөенече белән йөреп, әниләрен искә дә алмый калганмын. Бер зыяны тимәгән, акыллы, ашарганы да салсалар гына ашый торган песикәемә интегергә туры килде. Өч бәләкәй сабый белән сокланып йөреп, әнисенең хәлен искә дә алмый калганмын. Бер көнне песием ашарга да тормый яткач, аптырап, ни булды икән дип борчылып тәннәрен карасам, ут кебек янган песиемнең җилене шешкән, балалары имеп, сөт чыгарырга тырышып, аны канатып, ярып бетергәннәр. Менә бит ул әни дигәннәре! Өчесе дә тарткалаган ярага түзеп, бер тапкыр да зарлану сиздермәгән песием тәмам йончыды. Иртәнгә ни күрим?! Авып китә яздым! Теге “өч бәләкәй койрык” җилен кырыен ярып чыгарганнар, ул эренләп беткән! Мондый хәлне күрмәгән кеше – миңа бик коточкыч күренеш булды бу. Ни эшлим, кайда барыйм? Аптырашта калдым. Келт итеп минем песиләремнең фәрештәсе – чын мал табибы Радим Мидхәт улы исемә төште. Тагын песиемне күтәреп чыктым. Инде операция ясар инде, ничекләр булып бетәр икән дип калтырап торганда: “Балалары да бәләкәй, әйдәгез дәвалап карыйк. Әлегә чистартып, перевязка ясап торам. Җомга көнне тагын килеп күренерсез. Кисәргә озак түгел, дәвалап карарга кирәк,” – дигәч, бөтенләй терелгән кебек, Гайкамны сөя-сөя кайтып киттек. Мал булса да, әни инде! Кайту белән турыга балалары янына йөгерде. Ашый башлады, мырылдый, сөйгәнгә ризалык белдереп, күзләрен челт-челт йомып, бәбәйләренең уйнаганнарын читтән генә повязкалы Гайкам күзәтеп ята. Балаларына карап, аның да терелү теләге көчәйде. Аларга карап горурлануы, сөенүе, яратуы терелергә дәрт бирә.
Кызыклы, тагын бер күзәтү: 1 атна дигәндә бәләкәчләрнең күзләре ачыла башлый, 10 көндә инде алар бөтенләй ачылып бетә. Кайсысы кайчан тууга карап. Беренче туганы иртәрәк өлгерә. Күзе дә беренче ачыла башлый. Иртә шаяра, уйный башлый. Иң бәләкәе иркәрәк, ялкаурак була. Көннән-көн яңалыклары, һөнәрләре арта. Беренче мәлне мин уйнатканга гына риза булып торса, аннан инде алар бергә, яисә икәүләп, яки өчәүләп уйный башлый. Ә менә әниләренең чирләгәнен, хәлсез икәнен шушы бәләкәчләр ничек аңлый, дисез?! Могҗиза бит! Әниләрен сирәк имәләр, шприцтан сөт эчергәнгә дә риза булды алар. Әниләреннән читкәрәк китәләр дә, ауный-ауный өчәүләп уйныйлар. Шуларга карап торып, сокланып күзләрем дә тиядер инде. Бераз үземә алар өчен әни булырга туры килде.
Хөрмәтле райондашлар, песи балаларын яратып бетермисез икән, моның өчен стерильләштерү ысулы бар. Малкайларыбызны суыкларда өшеп, туңып яшәү дәрәҗәсенә җиткермик. Аларга җаваплырак карыйк!