ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
26 декабрь 2022, 11:00

Арабызда – изге кешеләр

Яңа ел – могҗизалы, тылсымлы бәйрәм икәне беркем өчен дә сер түгел. Күптән түгел без, гимназиянең 3 “В” сыйныф укучылары, моңа тагын бер тапкыр инандык.

Арабызда – изге кешеләрАрабызда – изге кешеләр
Арабызда – изге кешеләр


Шушы көннәрдә безнең сыйныфка бүләкләр күтәреп (юк, Кыш Бабай түгел), булдыклы шәхси эшкуар һәм авыл советы депутаты Руслан Рәшит улы Хафизов килеп керде.
Ул безгә Русия Федерациясе һәм дөньякүләм стена карталары, глобус, алты пар шахмат уены, шашка, нард өстәл уеннары алып килде!
Хәзер без тәнәфес вакытында вакытны бушка уздырмыйбыз: интеллектуаль өстәл уеннары уйныйбыз, үзара ярышлар оештырабыз.
“Игенче” гәзите битләре аша безне шулай ел саен куандырып торучы изге йөрәкле, мәрхәмәтле Руслан Рәшит улына чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, ул һәр башлангычында зур уңышларга ирешсен, куелган максатлары тормышка ашсын!
Данияр Гафаров,
Чакмагыш гимназияснең 3 “в” сыйныф укучысы.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас