

Хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова җитәкчелегендә комиссия вәкилләре – балиг булмаган балалар белән эшләү төркеменең өлкән инспекторы Гөлнара Вил кызы Бакиева, опека бүлеге хезмәткәре Эльвира Мәдхәт кызы Бәдретдинова, балиг булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Гөлнара Шамил кызы Бакиева, янгын күзәтчелеге инспекторы Марат Салават улы Фәттахов, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов һәм гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте җитәкчесе Фаил Әхнәф улы Ишморатов һәм “Газпром газораспределение – Уфа” җәмгыятенең райондагы филиалы хезмәткәре Рөстәм Рәхимҗан улы Ваһапов катнашлыгында Чакмагыш авылында яшәгән имин булмаган гаиләләр тикшерелде, аларның тормыш-көнкүреш шартлары каралды, һәр йортка кергәндә шулай ук газ һәм электр челтәрләренең төзеклеге тикшерелде.
Яңа ел бәйрәмнәрендә хәвефсезлек турында әңгәмә алып барылды. Спиртлы эчемлекләрне кулланудан баш тартырга, Яңа елга начар гадәтләрсез, тик яхшы уйлар һәм хыяллар белән генә керергә киңәш ителде.