

28 декабрьдә 2023 елга матбугат басмаларына язылу кампаниясе тәмамланды. 26 декабрьдә чираттагы – быелга азаккы бүләкләр отышы үткәрелде. Әбүнәчеләребез арасында бу юлы бүләк ияләре кемнәр булачагын гәзитебезне даими яратып алдырып укып барган Чакмагышта яшәүче хөрмәтле райондашыбыз Вәсилә Гыйльметдин кызы Газизова билгеләде. Уен нәтиҗәләре буенча юка юрган-одеяло Үрнәк авылының Илдархан урамындагы 4нче йортның хуҗасы И.Ильясовка менә дигән Яңа ел бүләге булып барачак. Салат савытлары җыелмасына Әхмәт авылының Рәфыйков урамындагы 12нче йортта яшәүче С.Нуриева, табынны ямьләү өчен тәгаенләнгән салат савытына Чакмагышта гомер кичерүче Көньяк урамдагы 14нче йорттан Д.Хәкимова ия булдылар. Район үзәгенең В. Исхаков урамындагы 49нчы йорт хуҗасы Я.Муллаянов, Беренче май урамындагы 103нче йорт хуҗасы Ф.Миһранов гаилә әгъзаларын чәй табынына Яңа ел бүләге – кәнфит савытлары, Азатлык урамының 1нче йорт, 22нче фатир адресы буенча тутырылган квитанция иясе А.Гатауллина варенье савытлары җыелмалары белән сөендерәчәкләр. Чакмагыш авылының Г.Латыйпов урамы, 75нче йорт хуҗабикәсе С.Гафаровага тастымал чыкты.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә басмаларыбызның тугры дуслары булып калуларын телибез! Бу әбүнәчеләребезнең үз бүләкләрен эш көннәрендә 9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр редакциядән килеп алуларын көтәбез. Үзегез белән паспорт һәм ИНН таныклыгыгызны да алып килергә онытмасагыз иде.