ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
26 декабрь 2022, 11:05

Куян елыннан нәрсәләр өмет итәргә?

Озакламый 2023 елга аяк басачакбыз. Аны Куян елы дип тә атыйлар. Киләсе елдан ниләр өмет итәргә? Аны ничек каршыларга? Якынлашып килүче Яңа елга кагылышлы шушы һәм башка кызыклы мәгълүматлар  – түбәндәге язмабызда. 

Куян елыннан нәрсәләр өмет итәргә?Куян елыннан нәрсәләр өмет итәргә?
Куян елыннан нәрсәләр өмет итәргә?
 
Кытай календаре буенча, кара Куян елы 60 елга бер генә була. Димәк, 1963 елда туган кешеләр генә үз гомерендә бу елны ике тапкыр кичерә алачак, дигәнне аңлата.  Куян еллары : 2011, 1999, 1987, 1975, 1963,1951.Куян елының стихиясе – су. 
 
Куян елы нинди булыр?
 
Астрологлар ышандыруынча, Куян елында тормышыбызга күптән көтелгән тынычлык киләчәк. Куян да, мәче дә гармонияне өстен күрә.
Астрологлар фикеренчә, йомшак, назлы Куян үзе белән бернинди начарлыклар да алып килә алмый. Ел тотрыклы булыр, диләр. Бу елдан тормышны баштанаяк үзгәртерлек вакыйгалар көтәсе түгел. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, чама хисен онытмаска кирәк. 2023 ел яңа белемнәр, сәяхәтләр өчен яхшы булачак. Йорт, фатир мәсьәләләрен хәл итү өчен Куян елы – иң уңайлы чор. 
 
Киләсе ел гаилә бәхете, игелек һәм тыныч, матур мөнәсәбәтләр алып килер, дип ышандыралар. Бу елда туган-тумачалар, гаилә әгъзалары белән ызгыш-талашлар булмаска тиеш. Һәр кешенең игътибары гаиләсенә, сөйгән ярына юнәлгән булса, бик яхшы.
Парсызлар ярларын табар, яратышып йөрүчеләр гаилә корыр, ә инде өйләнешкән яшь гаиләләр ишәер, ди йолдызлык белгечләре. 
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас