ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
26 декабрь 2022, 10:00

“Теләкләр чыршысы” сына кушылдылар

21 декабрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада “Теләкләр чыршысы” Бөтенрусия акциясенә старт бирде.

“Теләкләр чыршысы” сына кушылдылар“Теләкләр чыршысы” сына кушылдылар
“Теләкләр чыршысы” сына кушылдылар


“Теләкләр чыршысы” хәйрия проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән 2019 елда тормышка ашырыла башлаган иде.
Акциядә катнашырга теләүчеләр “Ёлкажеланий.рф” порталында теркәлә һәм ятим балаларга, аз керемле булган гаиләләрдә тәрбияләнгән сабыйларга, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чиклеләргә Яңа ел бүләге бирә ала.
Әлеге проектка республикабызда инде 500 дән артык кеше кушыган. Алар арасында хакимият әгъзалары, сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәхси эшкуарлар, артистлар бар.
“Теләкләр чыршысы” акциясендә чакмагышлылар да менә инде берничә ел рәттән актив канаша.
Шушы көннәрдә Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе депутаты, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова, җаваплылыгы чикләнгән ЭСКБ кампаниясенең урындагы бүлекчәсе директоры Тимур Юнир улы Бәдретдинов “Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылды. Алар 2 “б” сыйныф укучылары Раян Гатауллин, Марсель Якупов, 6 “в” сыйныф укучысы Карина Хисмәтуллинаның иң изге теләкләрен тормышка ашырды.

“Теләкләр чыршысы” сына кушылдылар
“Теләкләр чыршысы” сына кушылдылар
“Теләкләр чыршысы” сына кушылдылар
“Теләкләр чыршысы” сына кушылдылар
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас