+22 °С
Яңгыр


Яңа ел – могҗизалар вакыты. Бу чорда бер-береңә бүләкләр тапшыру – көтеп алынган мизгелләрнең берсе.
Шушы көннәрдә Иске Калмаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Яшьләр эшләре буенча белгеч, авыл хакимияте башлыгы Рөстәм Равил улы Макулов белән берлектә күп балалы гаиләләрне йортларына барып тәбрикләде.
Кыш Бабай белән Карсылу Әликаевлар, Черновлар, Галиннар гаиләләренә барып, татлы бүләкләр тапшырды.