+24 °С
Яңгыр


Быел Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай тарафыннан оештырылып үткәрелгән матбугат чараларында республика парламенты эшчәнлеген яктыртуны бәһалау буенча үткәрелгән конкурста “ИГЕНЧЕ” РЕДАКЦИЯСЕ КОЛЛЕКТИВЫ, “Республика Башкортостан” гәзите редакциясен генә алгарак уздырып, икенче призлы урынга лаек булды. Шушы уңайдан бүләкләү тантанасында республика парламенты спикеры Константин Борисович Толкачев баш мөхәррир Фәнис Фидан улы Әмирханов аша коллективка иң изге теләкләрен җиткерде, яңадан-яңа уңышлар да озак көттермәячәгенә ныклы ышаныч белдерде.