ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 декабрь 2022, 09:05

Чыршы бәйрәмнәре күңелле үтте

Үткән елга йомгак ясап, Яңа елга яңа өметләр баглап, өлкәннәр дә, балалар да Яңа ел бәйрәмен күркәм чаралар белән каршы алды.

Чыршы бәйрәмнәре күңелле үттеЧыршы бәйрәмнәре күңелле үтте
Чыршы бәйрәмнәре күңелле үтте

Бу җәһәттән районыбызның барлык балалар бакчаларында да Яңа ел иртәлекләре узды. 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасының 12 төркемендә дә кызлар һәм малайлар өчен чыршы бәйрәмнәре үтте, алар тылсым һәм могҗизалар дөньясында сәяхәт кылды. Бәйрәмдә төрле әкият геройлары белән очрашулар күп булды. Сабыйлар чын мәгънәсендә бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы уеннарда катнаштылар. Кыш бабай белән Карсылу килеп җитү белән чыршы тирәсендә җыр-бию, әйлән-бәйлән барды. Алар Кар бабай, Снежная Королева, Звездочет, Нехочуха һәм башка әкият геройлары белән кышкы салкын урман буйлап, биек кар көртләрен ерып, төрле сынаулар, каршылыклар үттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлап-биеп күңел ачтылар. Биредә һәр Яңа ел чарасы матур үтте. Тәрбиячеләр, музыкльа җитәкчеләре аны эчтәлекле һәм күңелле үткәрүгә зур осталык һәм тырышлык салды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас