ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 декабрь 2022, 18:35

Тылсым дөньясында күңелле ял

Олысы-кечесе көтеп алган Яңа ел бәйрәме дә якынлаша. Барыбыз да аны нык дулкынлану хисләре белән, зур өметләр баглап көтәбез.

Тылсым дөньясында күңелле ялТылсым дөньясында күңелле ял
Тылсым дөньясында күңелле ял

Кечкенәләр Кыш бабайның бүләген, урта яшьтәге райондашлар сөенечле мизгелләр көтсә, өлкәннәр ил тынычлыгын юрый, тыныч һәм бәхетле картлык көтә. Могҗизаларга бай, тылсымлы Яңа ел алдыннан район мәдәният йортында “Яңа ел тылсымлы әкияткә чакыра” дип исемләнгән театраллаштырылган тамаша үткәрелде. Бай эчтәлекле программа, чагу костюмнар, истә калырлык чыгышларанда катнашкан райондашларыбыз күңеленә хуш килгәндер, дип өметләнәбез. Ә андый чаралар исә бәйрәмгә бәйле каникулның һәр көнендә үткәреләчәк. Барыгызны да аларда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачарга, яхшылап ял итәргә, яңа хезмәт елына зур күтәренкелек, дәрт тупларга чакырабыз.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас