ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 декабрь 2022, 12:00

ӘХМӘТТӘ ЯҢА ФАП АЧЫЛДЫ

Яңа ел алдыннан Тайняш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Әхмәт авылы халкы олы куаныч кичерде -- биредә быел районыбызда алтынчы булып модуль тибындагы өрь-яңа фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты. 

ӘХМӘТТӘ ЯҢА ФАП АЧЫЛДЫӘХМӘТТӘ ЯҢА ФАП АЧЫЛДЫ
ӘХМӘТТӘ ЯҢА ФАП АЧЫЛДЫ

Бу уңайдан үткән тантанада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова һәм аның урынбасары Рөстәм Әнвәр улы Исмәгыйлев, Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков, урындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты. Тантаналы җыелыштан соң ал тасма кыркылгач, чарада катнашучылар бөтен заманча уңайлыкларга ия яңа ФАП эченә үттеләр, биредәге шартлар, җиһаз-корылмалар белән таныштылар. Яңа медицина пункты халыкка Яңа елга дәүләтебезнең зур бүләге булды. Ул яше-картына озак хезмәт итсен, сәламәтлекләрен саклау һәм ныгытуда тугры ярдәмче булсын, дибез. ( Чара турында тулырак мәгьлүматны "Игенче" гәзитенең киләсе саннарының берсендә укырсыз).

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас