ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 декабрь 2022, 06:15

Тройкалар парадын көтеп алдык

Төрлечә бизәлгән, кайсысының дугаларында кыңгырау, хәтта ялларына  такыялар үрелгән, матур тасмалы, искитмәле матур япмалы, башларын горур күтәргән, хәзер үк урамнарны кыңгырау чыңына тутырырга әзер атларны күреп бердән сокланасың, икенчедән дулкынлану хисе дә тоясың. Аларның бер урында тапанып торулары, үз телләрендә нидер кешнәшүләре, горур басып торулары – бик күңелле күренеш.

Тройкалар парадын көтеп алдыкТройкалар парадын көтеп алдык
Тройкалар парадын көтеп алдык

 

         Быелгы парадка атлар аеруча матур бизәлгән. Райондашлар бу зур һәм күңелле чарага елдан-ел җаваплырак карый. Елдагыча, тройкалар, Кыш бабай һәм Карсылулар, Яңа еллар янында комиссия әгъзалары, райондашларыбыз җыелган иде. Кешни-кешни чапкан атларны күзәтүе аеруча матур күренеш булып, күңел кылларын тибрәтте.

Тройкалар парадын көтеп алдык
Тройкалар парадын көтеп алдык
Тройкалар парадын көтеп алдык
Тройкалар парадын көтеп алдык
Тройкалар парадын көтеп алдык
Тройкалар парадын көтеп алдык
Тройкалар парадын көтеп алдык
Тройкалар парадын көтеп алдык
Тройкалар парадын көтеп алдык
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас