+24 °С
Дождь


Авылның боз шәһәрчеге территориясендә олысы да, кечесе дә күңел ачты. Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән авылдашларын Яңа Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фадир кызы Усманова тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде.
Котлау сүзләре белән шулай ук Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев, район Советы депутатлары Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Айрат Фәнил улы Насыров мөрәҗәгать итте.
Чарада тәбикмәк белән кайнар чәй эчеп, рәхәтләнеп аралашып, күңел ачтылар.