

Шулай районыбызның “Игенче”- се мине гомерем буе озатып барды. Беренче хикәяләрем дә, тәүге шигырьләрем дә “Игенче”дә дөнья күрде. Күп милләтле, уңган, тырыш, бердәм-тату булып яшәгән һәм гөрләтеп эшләгән Базы буенда гомер итүче якташларым турындагы бик күп мәкаләләрем гәзит битләре түрендә урын алды. Шулай ук өч китабым да “Игенче” гәзите типографиясендә басылды. Редакция хезмәткәрләренең ягымлы елмаеп: “Каләмдәшебез килгән”, – дип каршы алулары күңелләрне эретә. Аларга рәхмәтләрем чиксез зур. Шигырь, мәкаләләрем басылган көнне сабый баладай шатланып, өйдә күбәләк кебек очып йөрим. Гәзитнең һәр санын көтеп алам. Фәнис Фидан улы Әмирханов җитәкләгән кечкенә генә оешмада таулардан да биек эшләр башкарыла. Чөнки анда үз эшен яраткан, намус белән башкарган кешеләр эшли. Декабрь аенда районыбыз елъязмасы булган гәзит янә бер елга “өлкәнәеп”, тарихының чираттагы яңа битен ачты. Җиребезгә аяк басучы 2023 елда да “Игенче” гәзите хезмәткәрләренә исәнлексаулык, иҗади уңышлар телим. Балкып тора “Игенче”без, Маяк төсле юлларда. Гәзитебез киләчәге Ышанычлы кулларда. Үзенең мәшәкатьләре, шатлыклары, ыгызыгылары белән 2022 ел үтеп китеп бара. Яңа елга аяк басарга санаулы гына сәгатьләр калып бара. Райондашларыма ишек алдында торучы 2023 елда 365 шатлыклы көннәр телим. Күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч булсын, басу-кырларыбыз мул уңыш белән сөендереп, ил табыны мул булсын, дип телим. Ап-ак шәленә төренеп, Шатланып көлә-көлә Чакмагышым якларына Көткән Яңа ел килә!