

Алдагы ел тотрыклы булырга тиеш. Зур икътисади тетрәнүләр булмаска охшаган. Шул ук вакытта аларда хәйләкәрлек тә, очлы тырнаклар да бар. Шуңа бу елны йомшак, ягымлы, ләкин уяу да булырга кирәк. Белгечләр 2023 елда тормышны үзгәртәчәк вакыйгалар планлаштырмаска куша. Елны гадәти эшләр белән шөгыльләнеп, тыныч үткәрергә кирәк булачак. Чөнки Куян да, Мәче дә (бу елның икенче хуҗасы) кискен хәрәкәтләр яратмый, алар икесе дә йомшак, назлы җәнлекләр. Ә менә никахлашу өчен бик әйбәт ел килә икән! Ел хуҗасы гаилә корганнарны яратыр. Астрологлар ышандыруынча, Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк. Куян да, мәче дә гармонияне өстен күрә. 2023 елда нәрсәгә генә тотынсагыз да, чаманы онытмагыз. Кыскасы, чамасыз кыланмагыз. Куян елы – сәяхәткә чыгу өчен иң яхшы ел. Шуңа җәйге ялыгызны өйдә үткәрмәскә тырышыгыз. Моңа кадәр бармаган берәр урынга барып кайтсагыз, уңышлы булыр. Алдагы елда торак мәсьәләсен хәл итүчеләр дә уңышка ирешәчәк, дип ышандыра белгечләр. 2023 елның стихиясе – су. Көнчыгышта аны ике төрле аңлаталар: бер яктан ул — иминлек, икенче яктан таркалу да булырга мөмкин. Бу елның “холкын” тоеп, аңа яраклашырга куша белгечләр. Шул вакытта барысы да яхшы булыр. Астрологлар ышандыруынча, Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк. Куян да, мәче дә гармонияне өстен күрә. 2023 елны өйдә, якыннарың белән, тынычлыкта каршыларга кирәк. Яңа ел кичендә киемнәрегез якты, тыныч төстә булсын. Табынга куян ите әзерләмәгез. Барысы да уңышлы булсын өчен куян яисә мәче сыны, уенчыгы алып куегыз. Кишер тоткан куян акча да китерергә тиеш, имеш. Алдагы 2023 ел бары тик бәхет китерсен! Яңа 2023 елда нәрсә пешерергә? Бәйрәм табыны өчен идеяләр. Фатирларны, өйләрне ничек бизәргә? Әкияти кичә өчен нинди кием сайларга? Боларның барысын да алдан планлаштыру бездә бәйрәм кәефе тудыра һәм күңелләрне хыял дөньясына илтә... Бәйрәм атомосферасын булдыру өчен иң беренче чиратта өстәлне хәстәрләргә кирәк. Өстәлне бизәү серләре. Күпләребез, Яңа елга әзерләнгәндә, бәхет, байлык, муллык җәлеп итү өчен, Көнчыгыш йолдызнамәләренә таянырга тырыша. Шушы мәкаләдә без сезгә киләсе елның төп кагыйдәләре турында сөйләрбез. Һәм Яңа елда барлык теләк-хыялларыгыз тормышка ашар. Яңа ел табыны. Табынны бәйрәмчә бизәр өчен белгечләр ике төскә игътибар итәргә киңәш бирә. Беренчеләре – алтын, кызыл һәм яшел төсләр. Икенче популяр вариант – зәңгәр, зәңгәрсу, ак һәм кышның тылсымлы ваккытын хәтерләткән ялтыравык төсләр. Моннан тыш зәңгәр һәм зәңгәрсу төсләр Куян елына да туры килә. Шуның белән дә сез ел хуҗасының күңеленә дә хуш килә алачаксыз. Ел хуҗасы төсенә шулай ук кара төсне дә кертәләр. Аны көмеш яки ялтыравык төсләр белән дә туры китерә аласыз. Яңа ел өчен төрле ризыклар. Күп хуҗабикәләрне бәйрәм өстәленә нәрсә куярга, ниләр әзерләргә дигән сорау борчый. Киләсе елда йортларда иминлек, шатлык, байлык, муллык хөкем итсен өчен ел хуҗасын “йомшартырга” кирәк. Яңа ел өстәлендә күбрәк яшел үләннәр булырга тиеш. Аны ризыкларга кушарга, хәтта табынны да бизәр өчен кулланырга кирәк. Чөнки ел хуҗасы үләннәрне бик ярата: укроп, яшел суган, петрушка, сельдерей, салат һәм башка үләннәрне кечкенә вазаларга, савытларга куеп бизәргә мөмкин. Яшелчә-җимешләр. Төрле салатлар, яшелчәдән пешкән ризыкларның күбрәк булуы яхшырак. Ә менә җиләк-җимеш тәлинкәсе табында иң мөһиме булырга тиеш. Ит, сыр, балыктан әзерләнгән ризыклар ашарга яраткан хайванкаебызның күңеленә хуш килер. Кишергә охшаган камыр ризыклары, катлы камырдан (слоеное тесто) конус формасындагы ит тутырылган закускалар, бутербродлар. Ит һәм балыктан әзерләнгән ризыклар. Куян итеннән ризыклар әзерләүдән тыелыгыз, моның белән сез ел хуҗасын ачуландырырга мөмкинсез. Өстәлгә кар бөртекле скәтерләр җәеп, затлы шәмнәр, ылыс ботаклары, шишкалар, тасмалар, чыршы уенчыклары, зәвыклы итеп тезелгән мандариннар, хәтта бизәлгән кечкенә чыршыны да куярга була. Йомшак, салмак кына Куян һәм Мәче елы тыныч килә, диләр. Бу елны күбрәк игътибарны гаилә кыйммәтләренә бүлергә кирәк: гаиләңә нинди мөнәсәбәттә буласың, ел хуҗасы да сиңа шулай булачак. Ә ел билгеләрендә туучыларга Куян нәрсәләр вәгъдә итә соң?! Күсе елында туучылар өчен ел кызыклы һәм уңышлы булырга вәгъдә итә. Килеп туган каршылыкларны җиңел чишүче бу йолдызлык, куян елында да үз позицияләрендә ныклы торачак. Гаиләлеләрдә балалар тууы, ялгызларның парлашуы көтелә. Яңа фатир алу, ремонт ясау яисә нинди дә булса үзгәрешләр кертү көтелә. Иң тырышлар һәм җаваплылылар өчен карьера баскычыннан күтәрелүләре көтелә, якыннарыгыз яки гаилә әгъзалары белән сәяхәт кылу, яки ял итү бик яхшы булачак. 2023 елның беренче яртысында килеп туган кыенлыкларны горур үтеп чыксагыз, алга таба эшләр яхшыга китәчәк. Яңа елда уйламаган адымнар ясамагыз. Барлык карарларыгыз да мең кабат уйланган булырга тиеш. Беренче тапкыр килеп чыкмаган эшләрне кискен генә тәмамларга кирәкми. Көз яки кыш айларында барлык сабырлык һәм түземлелекләрегез лаеклы бәһаланыр. Күңелсез хәлләрдән саклану өчен организм җибәргән “сигналларга” игътибар итми калмагыз. Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга һәм ныгытырга киңәш итә йолдызлар. Үгезләрне ел дәвамында гадәти мохитләренең үзгәрүе көтә. Бу алар өчен сәер булачак, әмма сабыр булып кала белергә кирәк. Алда бары тик матур, яхшы үзгәрешләр генә көтеп торачак: һөнәреңне яки эш урынын үзгәртү булырга мөмкин. Тырышлык һәм максатчанлык белән эшләрегездә уңышлар көтәр. Көз һәм кыш айларында туган кыенлыклар вакытлыча гына булыр. Ел сәяхәтләр вәгъдә итә. Гаиләгездә мөнәсәбәтләр яхшы булыр, романтиклар өчен яңа мөмкинлекләр ачылыр. Үзегез корган “чикләр”дән чыгарга киңәш итә йолдызлар. Күпләр үзләре өчен ниндидер ачыш ясаячак, яраткан шөгылен табачак, спорт белән ныклап шөгыльләнә башлаячак. Йолдызлар максатлар һәм бурычларны төгәл билгеләп куярга һәм аларга ирешү юлында ял итмәскә киңәш итә. Үгезләрнең барысын да күңелләрендә тотулары күңелсезлекләр дә китереп чыгарырга мөмкин. Сак булыгыз. Нервыларыгыз какшавы ихтимал. Актив булырга һәм күп эшләргә күнеккән Үгезләргә үзләренең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген тою кыен булачак. Йолдызлар табигать кочагында актив ял итәргә киңәш итә. Күбрәк яшелчә-җимеш, чикләвекләр белән тукланыгыз. Дуслар белән күрешү, җырлашып, саф һавада вакыт уздыру – сезнең өчен иң яхшысы. Хәмердән бөтенләй баш тартру күп максатларыгызны тормышка ашыруга булышлык итәр. Тәнкыйтьләнүне кабул итә белү дус-туганнарыгыз белән ачуланышудан саклап калыр. Юлбарысларга ел ниләр вәгъдә итә? Импульсив, гадел, шул ук вакытта энергияле Юлбарыслар тирә-юньдәгеләрне уңай якка борырга, коллективта кәеф булдырырга, хәтта җитәкче вазыйфаларын да үз өсләренә алырга сәләтле. Аларны гадәттә тыңлыйлар, хөрмәт итәләр һәм тиешле игътибар бүләләр. Юлбарыслар сөйкемле, үз фикерләрен бик яхшы белдерәләр. Алар гадел карарлар кабул итәләр, алдашуга һәм хыянәт итүгә түзмиләр, мөнәсәбәтләргә һәрвакыт җитди карыйлар. Көнчыгыш йолдызнамәсе сезгә 2023нче елда сыгылмаска һәм артка чигенмәскә киңәш итә. Түбәндәгеләргә игътибар итәргә киңәш итә йолдызлар: хезмәт хакын арттыру – матди хәлне яхшырту өчен менә дигән мөмкинлек. Туасы елда сәламәтлеккә өстенлек бирергә, шулай ук үз-үзеңне дә тыңлый, аңлый белергә кирәк. Яңа танышлар белән мөнәсәбәтләргә игътибар итәргә кирәк, начар ниятләр белән Юлбарыска якынлашырга теләгән көнләшүче кешеләрдән сакланырга кирәк. Астролог тәкъдимнәре: эш, ниһаять, канәгатьлек китерә башлагач, Юлбарыс тагын да күбрәк үрләрне яулап, ныклы авторитет яулаячак, мөмкинлек чикләрен киңәйтәчәк. Шушы вакытта гаиләгез бераз эштән туктарга яки мөһимрәк әйберләргә игътибар итүне сорый башлаячак. Юлбарыслар нинди юлны сайласа да, Куян аңа ярдәм итәчәк. Куяннарның үзләренә ел нәрсә вәгъдә итә икән соң? Куяннар тирә-юньдәгеләр белән матур, бәхәссез мөнәсәбәттә булырга тиеш. Бу йолдызлык вәкилләре конфликтлардан, күңелсез хәлләрдән ерак булырга тырыша. Шуның өчен дә алар яраткан кешеләренә барлык яратуларын, хәстәрлекләрен бирергә ярата. Бу – Куяннарның яшерен көче: алар шушы бәйләнешне сакларга һәм ныгытырга тырыша. Куяннар өчен 2023 елның төп вакыйгалары: җитәкчеләр һәм коллектив белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыру; гаилә бәйләнешен ныгыту; авырлыкларны һәм шәхси проблемаларны бергәләп җиңү; киләчәккә яңа планнар кору, өстәмә керем урыны яки охшаган эш табу мөмкин. Аҗдаһалар игътибарны тиз җәлеп итә торган йолдызлык. Алар тирә-яктагы кешеләрне үз фикерләре белән ышандыра һәм сокландырырга сәләтле, ләкин якыннарын үпкәләтеп тә куялар. Киләсе ел игътибарыгызны, вакытыгызны күрәк гаиләгә бирергә киңәш итә. Тормыш иптәшләрегезгә, якыннарыгызга мәхәббәтегезне һәм сөюегезне күбрәк һәм ешрак аңлатыгыз. Алар моңа бик мохтаҗ һәм лаеклы. Аларны авыр һәм уйламый әйткән сүзләрегез белән рәнҗетмәгез. Яңа 2023 елның төп вакыйгалары: ностальгия чоры – иске дуслар белән очрашу, хатирәләр яки балачак урыннарына сәяхәт кылырга мөмкин; гаиләдәге авыр хәлләрне, аеруча тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләрне күз уңында тотарга һәм аны рәнҗетмәскә киңәш ителә; эштә яңа тәкъдимнәр булуы, яңа урынга күчү мөмкинлеге туарга мөмкин. Астрологлар тәкъдиме: әлеге яшәү торышына зыян китермәс өчен булганның кадерен белеп, тотрыклылыкта (стабильность) яшәргә киңәш итә йолдызлар. Еланнар. Бу елны сезнең барлык ниятләрегез һәм идеяләрегез үтәләчәк, ә кинәт кылган гамәлләрегез уңышка илтәчәк. Куян Еланнардан курыкмый, ә аларны кызыксынып күзәтә, алар аны үзенең нәфислеге һәм серлелеге, зирәклеге һәм бераз мәкерлеге белән җәлеп итәләр. Ләкин, чын еланнарның башка сәләтләре дә бар: агулы тешләү, гипнотик караш һәм артык хәстәрлеклелек. Бу елны уңышка ирешү өчен сезгә бу сәләтләр генә түгел, аларны куллану өчен ныклы акыл да кирәк булачак. Яңа 2023 елның төп вакыйгалары: кыш ахыры һәм яз башы сезнең өчен катлаулы чор булыр, яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен сезгә әзрәк хәйләкәррәк булырга кирәк. Елның икенче яртысы яңа планнарны тормышка ашыру өчен уңайлы вакыт булачак. Бу чорда зур һәм җитди планнарның башлануы хуплана: эш урынын алыштыру, шәхси бизнес белән шөгыльләнү, бала тудыру һәм башка планнар. Ял итүне җәй ахырына яки көз башына – августтан сентябрь айларына планлаштырырга мөмкин. Бик еракларга китмәскә киңәш итә йолдызлар. Ялыгызны төрләндерергә мөмкинсез. Моның өчен палаткаларда табигать кочагында ял итү яхшы булыр. Атлар. Көнчыгыш йолдызнамәсенең бу символының аермалы сыйфатлары –эш сөючәнлек, максатчанлык, намуслылык һәм тугрылык. Яңа 2023 елның төп вакыйгалары: елның беренче яртысында эштә кыенлыклар һәм финанс мәсьәләләре буенча катлаулы мәлләр көтелә. Елның икенче яртысында тормышның барлык өлкәләрендә зур яңалыклар, күп проблемалардан арыну көтелә, ел уртасында яки көзен – эштән арынып ял итү өчен иң уңышлы мәл. Атларга үз хәлләре өчен борчылырга кирәкми. Сез яңа елда үз тәҗрибәгезгә һәм интуициягезгә нигезләнеп, кечкенә проблемаларны чишә алачаксыз. Икенче яртыеллыкта сезне күңелле сюрпризлар көтә. 2023 елда эшче Ат исемен дәлилләргә һәм гаилә иминлеге, җитешлелеге өчен нык тырышырга кирәк булачак. Кәҗәләр үзләренең иҗади фикерләве, тормышка ныклы карашлары белән кешеләрнең игътибарын җәлеп итәләр. Ләкин бу холыкның начар ягы да бар: еш кына бу йолдызлык вәкиле тормышка яраклаша алмый һәм ялгыш карарлар кабул итә. Шуңа күрә аңа яхшы мөнәсәбәтләрдә булган башка билге вәкилләренең ярдәме кирәк. Яңа 2023 елның төп вакыйгалары: якыннар белән аңлашылмаучанлык – мондый проблемалар тиз хәл ителәчәк һәм онытылачак; финанс ягыннан кыенлыклар тормышыгызга бераз кыенлыклар тудырырга мөмкин; шәхси тормышта мөһим вакыйгалар булуы ихтимал – никахлашу, беренче бала туу яки торак сатып алу. Яңа елда ялкаулыкка урын бирмәгез. Уйлаган һәр нәрсәне дә вакытында эшләгез, тырышыгыз. Шундыйларга гына бәхет һәм уңыш елмаер. Маймылларда нәрсәгә булса да өйрәнүгә кызыксыну, җитезлек, төрле шартларга яраклашулары ныклы. Алар кызыклы әңгәмәдәшләр, шулай ук сәләтле хезмәткәрләр, дигән фикер тудыра. Алар үз мөмкинлекләрен бик яхшы беләләр, һәрвакыт мөмкин кадәр күбрәк белергә тырышып үз-үзләрен үстерергә омтылалар. Яңа 2023 елның төп вакыйгалары: эш буенча сәяхәтләрдә саклык төп саклагыч булачак – мутлык кылучыларны очрату мөмкинлеге бар, алардан сакланырга кирәк. Мәхәббәт мәсьәләсендә аерым бер вакытны көтәргә киңәш итә йолдызлар. Язын мәхәббәтләрен очратмаган парлар җәен романтикага чумачак. Иҗади һөнәрләр табышлырак булачак һәм төп керем чыганагына әверелергә мөмкин. Максатчан билге Әтәчләр авыр вакыйгалар белән яхшы көрәшергә, шулай ук үз-үзләренә ышану аркасында авырлыкларны җиңәргә сәләтле. Әтәч үзенең хаклы булуында бер дә шикләнми, бу аңа тирә-юньдәгеләрнең фикеренә бирешмәскә мөмкинлек бирә. Шулай ук, якыннарының һәм дусларының ризасызлыгына карамастан, үз максатына таба атлый. Яңа 2023 елның төп вакыйгалары: гаилә хәленең үзгәрүе –гаилә кору, балалар тудыру өчен уңайлы вакыт. Үз эшеңне ачу, бизнес-план төзү яки проектны инвестицияләү яңа тормыш өчен зур старт булырга мөмкин; яшәү шартларын үзгәртү – ремонт ясау, көнкүреш техникасын үзгәртү яки күченү бик отышлы булыр. Эт елында туган кешеләр – нечкә психикалы, катлаулы шәхесләр. Аларның ышанычын барыы да яулый алмый. Дуслыкны югалту да гади генә хаталардан килеп чыгарга мөмкин. Аңлашылмаучанлык аркасында алар бөтенләй кешеләр белән аралашудан туктарга мөмкин. Иң ышанган кешеләренә генә алар һәрчак ачык һәм ихлас күңелләренән ярдәм итә. Яңа 2023 елның төп вакыйгалары: дуслар белән күбрәк аралашырга, үз-үзеңә бикләнмәскә һәм читләшмәскә кирәк. Компаниядә ял итү, үз-үзеңне яхшырак аңларга һәм тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирәчәк. Эштәге үзгәрешләрне җиңел кабул итәргә кирәк, шул ук вакытта төп саклык – хезмәттәшләр белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калу мөһим. Тормыш иптәшләрегез һәм яраткан кешеләрегез белән ышанычлырак булырга һәм аларның хыянәтендә шикләнмәскә кирәк. Тыныч һәм акыллы йолдызлык буларак, Дуңгыз үз вәкилләренә яхшы сыйфатлар биргән: сизгерлек, кызгану, башкалар белән уртак тел табу һәм җылылык бирү. Мәхәббәттә ул һәрвакыт фидакарь һәм юл куярга әзер, ләкин җитди сорауларда аның карашлары ныклы. Яңа 2023 елның төп вакыйгалары: эштә яңа бурычлар барлыкка килү, югары дәрәҗә алачак һәм хезмәттәшләре аның тәҗрибәсенә ышаначаклар; шәхси фронтта җиңүләр мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә күчерергә, партнер белән якынлашырга мөмкин. Җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнашлыгы белән күрше-күлән сезне үзләренең яклаучысы һәм әйдәп баручылары итеп сайларга мөмкин. Эш документлары белән эш иткәндә игътибарлырак булырга киңәш итә йолдызлар. Яңа мөмкинлекләр һәм киңлекләр ачылыр. Башланган эшләрегезне гыйнвар һәм февраль айларында тәмамласагыз, яхшы булыр.