

Бәйрәм алды мәшәкатьләре белән янып-көеп, иске елда каласы эшләрне ахыргача тәмамлап, өстәлләргә сый-хөрмәт әзерләп куеп, ел саен мең төсле уйлар бе- лән балкыган чыршылы боз мәйданчыгында дус-танышлар белән аралашып, мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән чыгышлар белән хозурланып, халык уеннары үзәгендә кайнап кайту инде бөтенебезнең дә гадәтенә кергән. Күтәренке кәеф алып, киләсе елларда да бергә очрашырга вәгъдәләшеп, мәйданнан халык мул табынлы йортларына таралышып беткәч чын могҗиза һәр ел кабатланмый калмый. Менә быел да, үзәк боз мәйданчыгында халык таралып бетеп, якын урамнарда соңгы кешеләрнең аяк тавышлары тынып өлгермәде, ерак офыкта төньяк балкышын хәтерләткән яктылык пәйда булды һәм чын әкиятләрдә генә очрый торган могҗиза башланды да инде!... Төньяктан әлеге балкыш шактый зур гына тизлектә Чакмагыш өстенә йөзеп килә, ул арада калкулык өстендәге урман-кырларда әллә нинди сихри нурлар сирпелә, өстәвенә нечкә кенә булып көмеш кыңгырау чыңнары тарала башлады. Шул балкыш-нурлар эчендә ярсу атларының алтын тояклары астыннан җем-җем сибелгән утларга, көмеш ялларында сызгырган җилгә һәм бәллүр дугалар чыңына әллә ничек күңелләргә якын кешнәү авазлары да кушылып, кулындагы тылсымлы таягы белән селтәнеп әйләнә-тирәлеккә кар бөртекләре сибеп килүче Кыш бабай белән челтерәтеп көлгәндә күктәге йолдызлар да кушылып җемелдәшүче чибәр оныгы – Карсылу пәйда булдылар. Тояклары җиргә тимәс чаптарларын тыя-тыя үзәк мәйдан өстен урап килеп, Кыш бабай белән Карсылу әле кичә генә район үзәге урамнарын бизәп узган тройкалар парады үткән Октябрь урамына килеп төштеләр дә, ярсу атларын боз мәйданчыгы яклап койма буена туктатып, үзлә- ре тылсымлы чыршы янына үттеләр. Чынлап менә, атлаганда кузгаткан салкын җил борын һәм бит очларын чеметеп алды, ирексездән колакларны да бүрек эченә яшерергә мәҗбүр булдым. Әкият ге- ройлары исә тылсымлы кодрәт белән төрле төсләр белән балкыган боз фигураларына җан кертеп ал- ды, хәтта яшел чыршы утлары һәм андагы уенчыклар да сихри симфониягә кушылган кебек булды. Нәни кызчык – Карсылу канатланып талпынып боз шәһәре белән таныша, уйный-көлә башлады, аның бәллүр аяк киемнәре мамыктай җиңел булып әле яңа гына чыгышлар барган сәхнәгә дә йөгереп менеп китте. Мин исә, шушы санаулы минутларга гына сузылган мизгелне файдаланып, Кыш бабай белән әңгәмә- ләшеп алырга, ел дәвамында төбәгебездә башкарылган эшләргә бәһасын тыңларга һәм хөрмәтле гәзит укучыларыбызга түкми-чәчми җиткерергә ашыктым.
–Төкле аягыгыз белән, хөрмәтле Кыш бабай һәм Карсылу! Исән-сау гына килеп җиттегезме? – дип сәламләдем аларны якын-рак килергә базнат итеп. –Рәхмәт, менә Чакмагыш үзәгендәге Яңа ел бәйрәменә дә килеп җитәргә насыйп булды. Болай районда шактый вакыт инде без, тәүге карлар белән үк килгән идек һәм шуннан бирле сөенеп тә, эшләрегез өчен горурланып та һәр почмакны карап, хезмәтегезгә бәһа биреп йөрибез.
–Нәрсәләр охшады инде, Кыш бабай? –Сезнең районга килгән саен сокланып та, горурланып та бетәр- лек түгел инде ул! Кая карама – төзисез-яңартасыз, матурлыйсыз- күркәмлисез, дигәндәй. Башлаган һәр эшегезнең зур уңышлар китер- ми калганы юк. Афәрин чакмагышларга!
–Шулай да, аерым тукталып китик әле: быел бездә нинди яңалыклар күзгә ташланды? –Иң беренчесе – шәһәрдәге шартларга торышлы иң заманча җиһаз-корылмалар урнаштырылган һәм табиблар, башка медицина персоналына да, шулай ук чакмагышлыларның яше-картына да иң заманча шартлар тудырылган, сменага 250 кеше кабул итәргә сәләтле өр-яңа поликлиника бинасының сафка кертелеп, халыкка хезмәт итә башлавы. Елның-елын- да игенчелек һәм терлекчелектә генә түгел, башка тармакларда да республикада алдынгы Чакмагыш халкы өчен бик зур бүләк бу, озак куаныч китереп торсын, дип телим. Үзвакытында тикшерелеп торып, уңган халкыгыз сәламәтлеген ныгыта гына төшсен, яңа уңышларга рухлансын. Янәшәдә генә диярлек башлангыч мәктәп бинасы да төзелеп бетү алдында икән – анда соңгы әзерлек эшләре бара, дияргә дә мөмкиндер. Бик тиздән яңа белем учагы үз ишек- ләрен ачар һәм шат күңелле яшь чакмагышлылар заманча шартлар тудырылган иркен, якты җылы сыйныф бүлмәләрендә белем үзләштерә башлар, бу исә республикада юнәлеш алынган укытуны бер генә сменада оештыруга күчеп бетү мөмкинлеге тудырыр, дип ышанам. ”Башкортстан ихаталары” дигән бик уңайлы проекттан быел да уңышлы файдалана алуыгыз яхшы: әнә бит район үзәгендәге Тыныч- лык һәм Коммунистик урамнарын берләштергән ихата өр-яңа төс алган. Андагы уңайлыкларга сөенеп туя алмаган чакмагышлыларның бәхетенә үзем дә сокланам хәтта. Тагын бик яхшы эш эшләвегез куандыра – ничәмә буын чакма- гышлыларның яраткан урыны булган “Уңыш” стадионын да төзек- ләндерүгә ирешкәнсез икән әле. Олысы-кечесенә спорт белән шөгыльләнү, яшь буынга сәламәт булып үсү, төрле дәрәҗәле ярышлар оештыру өчен тагын бер урын артуы бик куанычлы. Аннан соң капиталь төзекләндерелгән күпфатирлы йортлар саны арта бару да яхшы. Быел район үзәгендә, Имәнлекул авылында бу җәһәттән күп эшләр башкаргансыз, афәрин сезгә. Рәҗәптә, Юмашта су белән тәэминатны яхшырта төшү җәһәтендә күп эшләнгән, моңа да хуплаудан башка сүз юк. Шулай дәвам итегез. Район үзәгендә бик яхшылап яр буен матурлап төзекләндергәнсез, өстәвенә буада су коену урыны җиһазландырылу да шәп. Әнә бит, яңа урамнарга газүткәргеч челтәрләр сузу да яхшы булган, “Гидравлика” электр подстанциясен аякка бастыру гына түгел, бөтенләй яңарта да төшүегез сөендерә. Кыскасы, төзелешләр тынып тормавы куандыра. Иң куандырганы – быел юл өслеген ремонтлау, күпер- ләр төзекләндерү дә үзбиеклегендә үткән. Әнә бит, Калмаш һәм Сәвәде елгалары аша күперләр яңартыл- гач, Бакалы-Чакмагыш-Кушнаренко автомобиль юлы тагын да яхшыра төшкән, Чакмагыш-Языково- Чишмә юлындагы Сәвәде һәм Каракөчек елгалары аша авария хәлендәге күперләргә дә ремонт ясалу хәвефсезлек дәрәҗәсен күпкә яхшырта төшкән әле. Шактый участокларда, шул исәптән район үзәгендә, авыл биләмәләрендә дә асфальт өслекле юллар арта баруына сөендек тагын оныгым белән. Калмашбаш, Яңа Семенкино, Юмаш урамнарында асфальт өс- легеннән җилдереп кенә үттек, күп урыннарда чокыр-чакырлар тигезләнелүе дә яхшы кәеф өстәде. Эшчән чакмагышлылар турында яхшы хәстәрлек күрелә, димәк. Күп урыннарда өй туйлауларны да ишетеп куандык, яңа йортлар саны арта төшүен үзебез дә күрдек. Быел да файдалануга тапшырылган торак мәйданнарыгыз 15 мең квадрат метрдан да ким булмавы сөендерде менә. Яхшы яшисез, афәрин сезгә!
–Бабакай, ә җәен күпме уңыш үстереп алуыбызны нигә сора- мыйсың? –Белеп-күреп торабыз инде: үтә кырыс табигать шартларында игенчеләрегезнең һәм белгечләрегезнең күмәк тырышлыгы, җитәкче- ләрегезнең эшне оста оештыра белүе аркасында рекордлы уңыш – һәр гектардан 42,4әр центнер төшем белән 200 тоннадан артык ашлык җыеп алып, келәтләргә салгансыз. Шикәр чөгендере, көнбагыш үстерүдән дә мул табыш кергән. Мал азыгын да ярыйсы ук әзерләү насыйп булып кышларга кереп китерүегезне дә ишеттем. Сөтне сез элита һәм югары сорт белән җитештереп сатып та отасыз – 75 мең тоннадан артык чималны эшкәртүгә озатып, республикабызда быел да лидерлыкны бирмисез. Заманча мал торлаклары Тайняш, Имәнлекул, Юмаш төбәкләрендә елдан-ел арта бару бу күрсәткечләрнең чик булмаячагына ишарәли. Ит җитештерү күрсәткечләре дә 5 мең тоннага якынлашкан. Ил табынына Чакмагыш төбәге керткән өлеш быел да Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы белән бәһаланылган, югары исемнәр, зур бүләкләр алган уңганнарыгызның сафлары тагын да арта төшкән.
Сезгә карап сокланмыйча, горурланмыйча мөмкинме соң?! –Башка өлкәләрдә дә уңышлар күп булды безнең... –Беләм-беләм, мәдәнияттә, мәгарифтә яуланган үрләрегез дә сокландыра. Даими хәстәрлек тоеп, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәни учакларны төрле программалар ярдәмендә төзек- ләндереп, тиешле шартлар тудырылганга уңышлар да көттерми. Барлык халык исемен йөрткән мәдәни ансамбльләрегез чагу чыгышлары, зур җиңүләре белән быел тагын югары исемнәрен аклады. Төбәк, республика, илкүләм әһәмиятле җиңүле адымнарыгыз быел да күп булды. Санап бетерерлек кенә түгел алар, кабатлап тормыйм, гәзит укучыларыгыз алар белән һәр санда хәбәрдар була барды. Мәктәпләрегездә, балалар бакчаларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дә ирешкән казанышларыгызга сокланып бетәрлек түгел. Предмет олимпиадаларында, спорт ярышларында уку- чыларыгыз яулаган үрләргә күпләр кызыгырлык. Элекке укучыларыгызның урта һөнәри һәм югары уку йортларында да булдыклы дигән даныгызны аклавы яхшы. Өлкәннәр турында онытмавыгыз, аларның даими игътибар үзәгендә булуы да сокландыра. Алар өчен истә калырлык сәяхәтләр оештыру, мавыгулары буенча төрле түгәрәкләр эшчәнлеге гөрләве дә шәп. Яшьлекләрен фидакарь хезмәттә үткәргән, тормыш тәҗрибәсе туплаган буын турындагы даими хәс- тәрлек аларга яңа көч өсти, үз-үзләренә, тормышта кирәкле булуларына ышанычны арттыра торгандыр гына. Сездән үрнәк, фәһем аласы юнәлешләр күп булу сокландыра.
–Кыш бабай, бәйрәмгә әзерлегебез нинди тәэссоратлар калдырды? –Үзем дә, нәни оныгым – Карсылуым да һәр авылда бәйрәм төсләренә сокланып бетә алмыйбыз. Үзәктә матур бизәлгән мәйданнар, һәр урамда диярлек йорт алларын бизәгән энтузиастларга быел да тик яхшы бәһа гына куяр идем. Һәр оешма-учреждение яхшылап бизәлгән, бәйрәм кәефе тудырып, үзләренә әллә кайдан җәлеп итеп тора. Боз шәһәрчекләрегезнең искиткеч матурлыгын карап туя алмыйбыз. Менә бу – үзәктәгесе быел тагын да матуррак кебек әле. Эшли дә, яши дә, ял да итә беләсез шул сез, чакма таштай чакмагышлылар! –Бабакай... –Ярар, туктатыйк, булмаса сүзебезне. Болай да иркенләбрәк кителде, бугай. Хәер, сездә барысы да сокландыра, әмма безнең вакыт та таррак шул. Гизәсе җирләр күп, өлгерергә кирәк. –Ярый, алайса. Мөмкин булса, теләкләрегезне генә җиткерегез дә... –Теләкләрнең иң мөһиме – барыгызга да исән-сау, сәламәт-таза булырга язсын. Шул чакта гына уңышлар яулана, зур үрләр буйсындырыла, җиңүләр килә. Җиңү дигәннән, быел мотлак Русия алып барган махсус хәрби операция җиңү белән тәмамланыр, дип телим. Ил сагындагы ир-егетләрегез куелган бурычларны намуслы үтәп, исән-сау җиңү яулап кайтып сөен- дерерләр, дим. Исемнәрен данга күмеп, изге юлда баш салган өч егетегезнең гаиләләренә, туганнарына күркәм сабырлык телим, аларның даны мәңге үлемсез сакланачак. Артабан һәр юнәлештә, һәр тармакта казанышлар яулансын, республикада иң алдынгылар дигән исемегез саклансын һәм арта төшсен. Һәр йортка, һәр гаиләгә тик иминлек, бәхет, шатлыклы хәбәрләр генә килеп торсын. Сәламәтлегегез ныклы булсын, нәрсәгә тотынсагыз да, мотлак ахырынача җиткерергә язсын. Авылларда төзү-төзекләндерү эшләре тынмасын, басуларыгыз мул уңыш белән сөендерсен, яңа эш урыннары белән яңа җитештерү участоклары арта төшсен. Кыскасы, зур казанышлар юлыннан алга баруыгызны дәвам итегез. Ә хәзер хушлашыйк инде. Карсылуым, әйдә, безне башка урыннарда да зарыгып көтәләр. Кыш бабай белән Карсылу тояк асларыннан йолдызлар сибеп торган атларының дилбегәсен кагу белән кыңгыраулар чыңлатып атлар чабып та китте һәм тиз арада заманча лайнер кебек тирә-якка нурлар сибеп офыкка менеп тә югалды. Алар артыннан теге сихри яктылык озак балкып торды әле... Яңгыраган изге теләкләр барысы да кабул булсын, юраганнар юш килсен, хөрмәтле райондашлар! Бәйрәм белән барыгызны да, Яңа ел белән!