+22 °С
Яңгыр


Көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел алдыннан Калмашбаш балалар бакчасында кунакта якташыбыз, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, икътисад фәннәре докторы Рөстәм Ринат улы Ахунов, район мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Калмашбаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев булдылар. Рөстәм Ринат улы Ахунов балаларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырды. Әйтергә кирәк, якташыбыз туган ягы белән даими элемтәдә торып, һәрвакыт бүләкләре белән куандыра.