+22 °С
Яңгыр


Сагынып көтеп алган бәйрәм алдыннан Аблай авылында “Кыш Бабай белән Карсылудан бүләкләр” акциясе оештырылды. Аблай авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән әлеге акциягә олысы да, кечесе дә кушылды. Котлау сүзләре, күңелле музыка чарада катнашучыларга бер елга җитәрлек күтәренке кәеф бүләк итте.