

Район хакимиятендә шушы категория буенча исәптә торган торакка мохтаҗ якташларыбыз чират тәртибендә фатир белән тәэмин ителә. Яңа ел алдыннан шундый зур шатлыкны янә өч райондашыбыз кичерде. Район үзәгенең Пионер урамында салынган өр-яңа йорттан фатир ачкычларын аларның яшь хуҗаларына – Герман Валерьевич Капитонов белән Илшат Линат улы Гый- ззәтуллинга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тапшырды. Егетләрне тормышларындагы шушы шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, аларга үз җирлегебездә ныклы төпләнеп, Рәзилә Арсланова әзерләде. яңа торакта бәхетле гомер кичерүләрен теләде һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләде. Әйткәндәй, бу өр-яңа йорт ил Президенты билгеләнгән бурычларны үтәү максаты белән федераль, республика казналары һәм район бюджетынан юнәлтелгән акчага төзелеп, барлык инженерлык коммуникацияләре һәм уңайлыклар белән тәэмин ителгән, йорт янында бакча булдырып, яшелчә-җимеш үстерер өчен җир участогы да бар. Кыскасы, матур итеп яшәү, тырышып дөнья көтү өчен барлык шартлар да бар. Урыннарда дәүләтнең ятим һәм әти-әни каравы-хәстәрлегеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча йөкләмәләрен тулы күләмендә үтәү өчен барлык мөмкинлекләр файдаланыла һәм бу юнәлештә максатлы эш алып барыла. Егетләр дә дәүләт та- рафыннан күрелгән шундый хәстәрлеккә шат булуларын әйттеләр һәм районыбыз хакимияте җитәк- челәренә, һәм үзләрен яңа, уңайлы йорттагы фатир белән тәэмин итәргә ярдәм иткән һәр кешегә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Янә бер яшь райондашыбыз – Гөлназ Алик кызы Батыевага Ком- мунистик урамында урнашкан йорттан фатир ачкычлары тапшырылды. Аның бу шатлыгын бүлешергә якын кешеләре – тормыш иптәше һәм туганнары да килгән иде. Көтеп алынган тылсымлы бәйрәм Яңа ел алдыннан үз тораклары хуҗалары булган шушы яшьләргә чын күңелдн яңа йорт-фатирларында яңа тормыш башлауларын һәм гомер юлларын үткәндә бары тик бәхет кенә юлдаш булуын телибез.