+28 °С
Болытлы


Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән җырлы-моңлы,биюле бәйрәм чарасына бик күп райондашлар,кунаклар җыелган иде. Чыршы тирәли җыр-биюләр,уен-көлкеләр олысын-кечесен үз янына җыйды. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова да үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Уеннарда катнашучыларга, бәйрәм костюмнарына киенүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.