

Хөрмәтле якташлар!
2022 ел барышында сезнең теләктәшлек күрсәтүегез белән бик күп уңышлар яуланды. Авыл эшчәннәребезнең хезмәте аеруча җимешле булды. Без сөт җитештерү буенча республикада лидер исемебезне саклап калдык. Авыл хуҗалыгында ирешкән уңышларыбыз быел да Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы белән бәһаланылды Агымдагы елда да район үзәгендә һәм авыл биләмәләрендә дә зур күләмле төзү-төзекләндерү эшләре җәелдерелде. Яңа төзелгән һәм төзекләндерелгән юлларыбыз да елдан-ел арта гына бара. Район үзәгендә яңа поликлиника ачылу иң зур ел вакыйгасы булды. Ул иң яңа заман таләпләренә җавап бирә һәм заманча медицина корылмаларына ия. Тагын алты авылда якты, җылы һәм үзенә тартып торган модуль тибындагы фельдшер-акушерлык пунктлары барлыкка килде. Район үзәгендәге беренче микрорайон төзекләндерелеп бетте, “Урожай” стадионы яңа төс алды, башлангыч мәктәп бинасы ачылырга әзерләнелә. Бүгенге барлык уңышларыбызга бөтен район халкының бердәм тырышлыгы белән ирешелде. Бергә тупланып, без тормышыбызның төрле өлкәләрендә сизелерлек алга китешкә ирештек. Һәммәгезгә дә намуслы тырыш хезмәтегез, туган җиребезне яхшырак итәргә өлеш кертүегез өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Киләсе 2023 ел кече Ватан өчен файдалы гамәлләр кылу елы дип игълан ителде. Бергәләшеп җирле үзидарә органнары һәм республика парламенты депутатларын сайлаячакбыз. Безнең алда икътисадның барлык тармакларының һәм социаль өлкә юнәлешләренең тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү бурычы тора. Һәммәбезнең дә киләчәге үзебезнең кылган гамәллә ребез, намуслы эшчәнлегебезгә бәйле. Кадерле дуслар! Бүген һәммәбез дә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен борчылабыз, чөнки алар мобилизацияләнгән һәм ирек ле яугирләр сафларында дөньяны нацизм афәте таралудан саклый. Каһарман яугирләребезнең изге бурычларын намуслы үтәп, исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Шушы изге юлда башларын салган якташларыбыз истәлеге алдында баш иябез, аларны беркайчан да онытмаячакбыз һәм якыннары турында хәстәрлек күреп торачакбыз. Яңа 2023 ел тынычлык һәм татулык, мәхәббәт һәм тотрыклылык алып килсен! Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, бәхет, җитеш тормыш телим. Яңа ел һәркайсыгыз өчен иң бәхетлесе булсын!