ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
2 гыйнвар 2023, 15:05

Мәйдан гөр килеп торды

Гаилә ялы паркы мәйданында Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары дәвам итә.

Мәйдан гөр килеп тордыМәйдан гөр килеп торды
Мәйдан гөр килеп торды

Бүген, 2нче гыйнварьда, кичке сәгать 18.00да Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре биредә гаҗәеп матур һәм күңелле чара оештырды. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле Яңа ел уен-конкурслары, музыкаль әйлән-бәйлән, флешмоб үткәрелде. Шулай ук бәйрәм программасын алып баручы Айсылу Такыянузова тарафыннан матур теләкләр һәм җырлар да яңгырады. Чакмагышлылар Кыш бабай һәмКарсылу белән рәхәтләнеп саф һавада җырлап-биеп, күңел ачты, чыршы тирәли хәрәкәтчән, күңелле уеннарда катнашты. Барлык катнашучылар да бәйрәмнән күтәренке, яхшы кәеф белән таралыштылар. Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас