+24 °С
Яңгыр


Шушы көннәрдә Тайняш авылы мәдәният йортында “Яңа ел могҗизалары” дип аталган бал-маскарад оештырылды. Тайняш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков авылдашларын Яңа ел бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. “Теләкләр чыршысы”, “Хоккей”, “Кулъяулык”, “Урындыклар янында биюләр” конкурслары чарада катнашучылар күңеленә хуш килде. Чара дәвамында отышлы лотерея уеннары да оештырылды.