+24 °С
Яңгыр


Шушы көннәрдә Рәбис белән Мәхмүдә Сәфиуллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. Ярты гасыр кулга-кул тотынышып гомер итүчеләрне Үрнәк авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов котлады. Алтын туй китабына имза куючыларга республика Башлыгы Радий Хәбировның Котлау хаты белән бүләк тапшырылды.