

Мәктәпләрдә балаларны тукландыру мәсьәләсенә ил һәм республика җитәкчелекләре тарафыннан зур игътибар бүленә. Районыбыздагы мәгариф учреждениеләрендә дә аны барлык таләпләргә җавап бирерлек тиешле дәрәҗәдә оештыру, укучыларны сыйфатлы ризыклар белән тәэмин итү даими контрольдә тотыла. Декабрь ае ахырында Чакмагыш беренче урта мәктәбендә “Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану яклы” дип исемләнгән бердәм республика Ачык ишекләр көне үтте. Чарага уртанчы һәм югары сыйныфларда белем алучы укучыларның ата-аналары чакырылды. Алар балалары көн саен туклан- ган ризыкларның сыйфатын бәһалый алдылар. Ачык ишекләр көнендә катнашучылар мәктәп ашханәсендә иртәнге һәм төшке ашка әзерләнгән блюдоларны ашап карап, аларның тәмен һәм сыйфатын билгеләделәр, бу җәһәттән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, ризыкларның сыйфат һәм хәвефсезлек характе- ристикаларын дәлилләүче документлар белән таныштылар. Ата- аналар өчен мәктәп ашханәсендә экскурсия дә оештырылды. Аның барышында чарада катнашучылар меню һәм балаларны тукландыруны оештыру процессы белән та- ныштылар. Ата-аналар контроле нәтиҗәләре буенча алар мәктәп ашханәсендә җылы ризык белән тәэмин итүгә күзәтчелек итүнең чекбитләрен тутырдылар, “Ата-ана- лар мәктәптә тукландыруны ничек бәһалый” дип исемләнгән анкета сорауларына җавап бирделәр. Фойеда алар өчен “Туклану – сәламәтлек нигезе”, “Витаминнар – безнең дусларыбыз” дигән күр- гәзмәләр оештырылды, аңа кадәр укучылар арасында “Яшелчәләр һәм җимешләр” дип исемләнгән рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы оештырылган иде. Ачык ишекләр көне нәтиҗәләре буенча ата-аналар үзләрендә тик уңай бәһалар һәм тәэссоратлар гына калуы турында белдерд