+24 °С
Яңгыр


Дистә еллар буена Яңа ел бәйрәмнәрендә авылның алыштыргысыз Кыш бабае булган Зөлфир Гобәйдуллинның улы Әлфир быел бу рольне үзенә алды. Бер төркем Кар кызлары: Гөлшат, Гөлнара, Земфира, Рива, Регина, куянкайлар Айсылу, Алсу өйдән-өйгә йөреп, өлкәннәргә изге теләкләр теләп, күчтәнәчләр өләштеләр. Әби-бабайлар Кыш бабайга шигырьләрен сөйлэп, илгэ иминлек, тынычлык юрап, матур теләкләрен җиткерделәр. Бу изге эштә аларга иганәчелек ярдәме күрсәткән Лилия Ринат кызына, Кыш бабай атын әзерләгән Рабис абыйга, кучерлар Илнур, Рөстәм, Мәмдухка зур рәхмәт белдерә. Илебез тыныч, имин булып, Яңа елны сәламәтлектә, җан тынычлыгында, бәхет-шатлыкта үткәрергэ язсын!