

Кече яшьтән үк изгелеккә омтылган, бөтен күркәм сыйфатлар үрнә- гендә тәрбияләнеп үскән авыл егетенең артабан киләчәккә нәкъ менә авыл җирлеге өчен үтә мөһим шушы һөнәрне сайлавы табигый да. Өч дистә ел элек, 1992 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын тәмам- лап кайткан яшь белгечне үзе туып үскән Чакмагыш авылы да караган Тәслимә Халикова, район ветеринария станциясенең профком рәисе. “Родина” колхозына баш ветеринар табиб вазыйфасына тәгаенләп ялгышмыйлар. Тәвәккәл, ныкышмалы, күпне белергә омтылучы егет беренче көннәрдән үк алган теоретик белемен практикада уңышлы кул- лана белүен раслый. Ял һәм бәйрәм көннәре булсынмы, елның теләсә кайсы мизгелендә, тәүлекнең теләсә кайсы мәлендә ул дистә ел буена мал-туар арасында кайный: чирләр таралуга юл куймау чараларын күрә, җәрәхәтләнгән, чирләгән малкайларны тиешенчә дәвалап савыктырып аякка бастыруга ирешә. Дистә ел дәвамында ул шактый тәҗрибә туплый, үзен тырыш, белемле, оста белгеч итеп күрсәтә. Шуңа да яңа гасыр башында район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегендә баш зоотехник вакансиясе килеп чыккач, бер сүзсез аны тәгаенләп ялгышмыйлар да. 2001-2005 елларда шушы үтә җаваплы вазыйфада ул инде булдыклы, оста белгеч кенә түгел, ә эшне тирәнтен белүче, яхшы оештыручы, үзе артыннан күпләрне ияртә белүче сәләтенә ия, даими эзләнүчән һәм булдыклы җитәкче дә итеп таныта. Республикада киң билгеле зооветбелгеч, күп еллар район ветеринария станциясен җитәкләгән Мәлих Низаметдинов хаклы ялга киткәч, шушы җаваплы ва- зыйфага берсүзсез Радмир Фәнил улын тәгаенләүләре дә табигый хәл: ул үзен, алда әйтелгәнчә, бар яклап та өлгеле, оста белгеч, яхшы оештыручы һәм булдыклы җитәкче итеп тә күрсәтергә өлгергән иде инде. Аның кул астында районыбыз хуҗалыкларының һәркайсындагы малкайларны хезмәтләндерү юга- ры биеклектә оештырыла, ветеринария хезмәтенең дәрәҗәсе көннән-көн югарыга үрли. Югары ква- лификацияле белгеч буларак, ул үз-үзенә һәм кул астындагы һәр хезмәткәргә гадел таләпчән: мал- туарны дәвалау, оешма-учреждениеләрдә, гражданнар хуҗалыкларында ветеринар-искәртү эшчән- леген югары дәрәҗәдә оештыру, чит төбәкләрдән мал керткәндә барлык ветеринар таләпләрнең төгәл үтәлүенә ирешү, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең дә иң югары таләпләргә җавап бирүен контрольдә тоту кебек эшчәнлегебезнең барлык төрләрен тиешенчә башкаруыбызга районы- бызның икътисади иминлеге, мал- туар һәм кешеләрнең сәламәтлеге ныклы бәйле булуын ул безгә дә, барлык җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләргә дә тәфсилләп аңлата. Шуңа да республикада районыбыз тоткан югары урыннар- га ирешүдә шәхсән аның да өлеше зур булуын һичкем инкарь итә алмас. Бүген безнең станциядә хезмәт салучы төрле вазыйфалар биләүче 37 хезмәткәребезнең һәркайсы Радмир Фәнил улының аталарча кайгыртучанлыгын, дусларча хәстәр- леген тоеп яши. Ике ветеринар дәваханә, биш ветеринар участок, лаборатория-диагностика бүлеген- дә хезмәт шартларының оештырылуы, бөтен санитар таләпләргә ярашлы капиталь ремонт үткәрелүе һәм шул аркада эшчәнлек шартларыбызның үтә уңайлы булуы да – хәстәрлекле җитәкчебезнең кайгыртучанлыгы нәтиҗәсе. Ветеринар хезмәтләндерүне яхшырту максатында станциябездә ветеринария аптекасы ачылды, иң заманча лаборатор диагностика җиһаз-корылмалары алынды, вак йорт хайваннарын дәвалау өчен яңа операция залы да бөтен тиешле кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Терлек-туар арасында чирләрне иртә стадиядә ачыклап дәвалау, йогышлы чирләр килеп чыгып таралуга юл куймау, иң заманча технологияләрдән кыю файдалану аркасында Радмир Фәнил улы җитәкләгән соңгы унҗиде ел эчендә районыбызда мал-туар һәм кош-кортлар арасында аеруча хәвефле чир табылган урыннар булганы юк. Куелган бурычларны ул һәммәбез белән уртага салып киңәшләшеп, оператив хәл итә баруга ирешә. Профсоюз оешмасы җитәкчесе буларак, мин җитәкчелек һәм хезмәткәрләр арасында төзелгән күмәк килешү шартларының тулысынча үтәлә баруы турында ныклы белдерә алам. Барлык хезмәткәрләр дә махсус кием, шәхси саклану чаралары һәм вазыйфа бурычларын тиешенчә башкару өчен мөһим бөтен кирәк-яраклар белән дә тәэмин ителгән. Һәммәсе дә тиешле вакытында медицина хезмәткәрләрендә җентекләп тикшерелеп тора, хезмәткәрләр даими рәвештә шифаханәләрдә, балалары – савыктыру лагерьлары һәм учреждениеләрендә сәламәтлекләрен ныгыта. Хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен һәркай- сы ведомство, район һәм дәүләт бүләкләре белән дәртләндерелеп тора, хезмәт хакын һәм башка дәрт- ләндерү түләүләрен үзвакытында алып киләбез. Радмир Фәнил улының күпкырлы олы хезмәтләренең лаеклы бәһа- ланылуы да – безгә горурлык. Ирешкән уңышлары республика Хөкүмәтенең, Авыл хуҗалыгы ми- нистрлыгының, Ветеринария ида- рәлегенең Почет грамоталары, Мактау кәгазъләре, Рәхмәт хатлары, күкрәккә тагыла торган билгеләре һәм башка ведомство бүләкләре белән юмарт бәһаланылган. Ул 2012 елда “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән югары исемгә лаек булды. Хөрмәтле җитәкчебез гаиләсендә дә бәхетле. Сөекле тормыш юлда- шы Зөлфә Зөфәр кызы белән үрнәкле гаилә корып, эшсөяр балалар үстерделәр, аларга югары белем алырга ярдәм итәләр, үз өлгелә- рендә бөтен күркәм сыйфатларны тәрбияләргә тырышалар. Шушы көннәрдә Радмир Фәнил улы чираттагы биеклекне – 55 яшь үрен каршылады. Без аны ихлас йөрәктән матур гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, озак дәвамлы гаилә бәхете һәм яңадан-яңа биегрәк үрләр яулап яшәвен телибез.