+28 °С
Болытлы


Ярышларда иң кыю һәм тәвәккәл, иң зирәк һәм җитез беренче сыйныф укучылары гаиләләре катнашты. Боз мәйданчыгында 4 команда очрашты. Алар "Пималарда хоккей" (буллит)", "Теннис тубы һәм клюшка", "Обруч белән йөгерү"кебек кызыклы конкурсларда көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча 1 урынга Локмановлар, 2 урынга Хөснетдиновлар, 3 урынга Нурмөхәммәтовлар һәм Хафизовлар гаиләләре чыкты. «Яңа ел гаилә уеннары-2023»җиңүчеләрен һәм катнашучыларын котлыйбыз! 7 гыйнварда Локмановлар гаиләсе гимназия данын муниципаль этапта яклаячак! Җиңүче гаиләгә уңышлар телибез!