+22 °С
Яңгыр


Беренче карашка спортның бик җиңел кебек тоелган бу төре белән шөгыльләнгәндә организмдагы мускулларның 90 процент чамасы эшли. Әлеге төр күнегүләр җыелмасы чакмагышлылар арасында бик популяр. Көн саен паркларда һәм урамнарда чаңгы таяклары белән йөрүче өлкәннәрне очратырга була. Чарада катнашучыларны муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура буенча комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов сәламләп, әлеге спорт төренең сәламәтлек өчен файдалы булуы турында сөйләде. Әлеге ысул белән йөрү кагыйдәләре белән таныштырганнан соңһәммәсе дә парктан старт алып, Тынычлык Аллеясы буенча скандинавча йөреп үттеләр.