+22 °С
Дождь


2023 елда Русиядә педагог һәм остаз елы уңаеннан чаралар оештырылачак. РФ Президенты Владимир Путинның тиешле указы хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган. «Педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын тану максатыннан, 2023 елда Русия Федерациясендә педагог һәм остаз елы үткәрергә карар бирәм», — диелә дәүләт башлыгы Указында. Ә менә 2023 ел Башкортстанда Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы булачак. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров Дәүләт Җыелышы — Корылтайга һәм гражданнарга еллык Юллама белән ясаган чыгышында шул хакта белдерде.