

Иң авыр чорда туып, җилкәләрендә сугыш, ачлык-ялангачлык кичергән буыннанң 90-100 яшькә җитүләрен ничек аңлатырга? Ә бит андыйлар районыбызда шактый. 3 гыйнвар көнне Юмаш авылында гомер кичерүче Григорий Фёдорович Ведерниковка 90 яшь тулды. Ул бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлый. Озак еллар трактор руле артында утра, бүген дә, олы яшьтә булуга карамастан, авылдашларына җир эшкәртергә ярдәмгә килә. Григорий Фёдорович тормыш иптәше Лира Алексеевна белән 10 бала тәрбияләп үстерә. Бүген алар бик бәхетле картәти-картәни – 27 оныклары, 7 туруннары бар. Күркәм юбилее белән Григорий Фёдоровичны Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов өенә барып тәбрикләде. Ул аңа иң изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды. Фото чыганагы: Вадим Васильевич Соколовның телеграмм каналы.