ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
4 Января 2023, 16:50

Интеллектуаль уенда катнаштылар

Бүген район үзәгенең модельле балалар китапханәсендә интеллектуаль чара оештырылды.

Интеллектуаль уенда катнаштыларИнтеллектуаль уенда катнаштылар
Интеллектуаль уенда катнаштылар

Гимназиянең 3 А сыйныфы укучылары “Яңа ел утлары әкияткә чакыра” дип аталган интеллектуаль чара кунаклары булды. Укучылар башка илләрдә Яңа елны каршы алу йолалары турында бик күп кызыклы мәгълүмат белән танышты. Китап сөючеләр төрле уен-конкурсларда актив катнашты. Әкият геройлары һәм Яңа ел символлары турындагы сорауларга укучылар дөрес җаваплар бирде. Чара ахырында һәркем татлы бүләкләр алды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас