

Бәйрәмне алып баручы балаларны Яңа ел белән котлады һәм ел символы – Куянның да чакырылуы турында хәбәр итте. Аның килүе белән биредә күңел ачу башланды. Балалар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр , Яңа ел аукционында катнаштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, «Куян табышмаклары»н чиштеләр, төрле эстафеталар үттеләр, «Төнлә» әкиятен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм ахырында Куян Кыш бабай балалар өчен махсус калдырган бүләкләрне таратты. Чара һәркемнең дә күңеленә хуш килде, кызлар һәм малайлар бәйрәмнән канәгать калды. Чараны оештыручы китапханәче Римма Гайнанова шәхсән үзе, балалар һәм ата – аналар исеменнән авылдашы Рөстәм Рәфгать улы Латыйповка бәйрәмне үткәрүдә иганәчелек ярдәме күрсәтүе өчен зур рәхмәт белдерә.