ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
4 гыйнвар 2023, 15:10

Әюпов урамында – Яңа ел бәйрәме!

Районыбыз авыл биләмәләрендә Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары дәвам итә.

Әюпов урамында – Яңа ел бәйрәме!Әюпов урамында – Яңа ел бәйрәме!
Әюпов урамында – Яңа ел бәйрәме!

Әйтик, бүген Үрнәк авылының Әюпов урамында авыл халкы белән саф һавада «Яңа ел ассортиы»дигән чара оештырылды. Бәйрәмдә яңа ел җырлары, табышмаклар һәм уеннар бихисап булды. Яңа ел бәйрәменең алыштыргысыз геройлары – Кыш бабай белән Карсылуның матур теләкләре дә авылдашлар тарафыннан җылы кабул ителде. Барлык чарада катнашучылар да кайнар чәй, телеңне йотарлык коймак, бәлеш белән сыйланды. Чара дәвамында биредә күңел ачу һәм яхшы кәеф мохите хөкем сөрде. Яңа ел бәйрәме күңелле һәм кызыклы үтте.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас