ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 гыйнвар 2023, 15:25

Аблайда кышкы сабантуй узды

Аблай авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә «Яңа ел кышкы сабантуе» бәйрәме үткәрелде.

Аблайда кышкы сабантуй уздыАблайда кышкы сабантуй узды
Аблайда кышкы сабантуй узды

Әлеге чара «Аек авыл» республика конкурсы кысаларында узды һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, авылда яшьләр арасында сәламәт һәм аек тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде. Бәйрәмгә авыл халкы һәм кунаклар җыелды. Салкын һава торышына карамастан, биредә яхшы бәйрәм кәефе хөкем сөрде. Биләмә башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова һәммәсен дә Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен ирештерде. Балалар рәхәтләнеп әти-әниләре белән бергәләп тюбингта шуды, төрле уен-конкурсларда уйнады. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы, ел символы– Куянкайлар да килде. Биредә шат музыка тавышы яңгырап, һәммәсен дә бәйрәмгә җәлеп итеп, чакырып торды. Сабантуйда катнашучыларның барысы да хуш исле үләннәрдән ясалган кайнар чәй, тәмле коймак-бәлешләр белән сыйланды. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте. Беркем дә бүләксез һәм тәмлекәчләрсез калмады. Сабантуйны оештыручылар һәм авыл халкы һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган һәм бер чарадан да читтә калмаган иганәчеләр Фәнис Фәһим улы Хәйруллин, Алмаз Хәдит улы Сираев һәм Барис Айрат улы Әхмәтовка олы рәхмәт җиткерә.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас