ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 гыйнвар 2023, 13:15

Балалар чыршы тирәли күңел ачты

Кышкы каникул вакытында районда балалар өчен төрле күңелле чаралар оештырыла.

Балалар чыршы тирәли күңел ачтыБалалар чыршы тирәли күңел ачты
Балалар чыршы тирәли күңел ачты

Яңа Балтач авылы китапханәчесе «Яңа ел чыршысы янында кышкы күңел ачулар» дип аталган бәйрәм-уен программасы әзерләде. Бу көнне кызлар һәм малайларны күңелле уеннар һәм Яңа ел викторинасы көтте. Алар «Кыш бабай» һәм «Кар кызы» командаларына бүленеп, китапханәче әзерләгән барлык конкурс биремнәрен бик теләп үтәделәр. Балалар «Шар шартлату», «Җылынабыз», «Кар бәрешү», «Бияләй», «Эстафета» һәм башка уеннарда катнаштылар. Чарада катнашучылар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас