ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
6 гыйнвар 2023, 15:30

Бер очрашу – үзе бер гомер

Бүген муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев гимназиянең чыгарылыш укучылары – бүгенге көндә республика һәм аның чикләрендә төрле белем йортларында укып йөргән студентлар белән очрашты.

Бер очрашу – үзе бер гомерБер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер

Очрашу түгәрәк өстәл артында җылы һәм дустанә мохиттә үтте. Бу көнне гимназия үз кочагына 2018,2019, 2020, 2021, 2022 нче елгы чыгарылыш укучыларын җыйган иде. Студентлар хакимият башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Алар район үзәгендә төзелеш эшләре, районыбызның төрле тармакларында булган эш урыннары, студентларга ярашлы социаль программаларга кагылышлы булды. Чараның икенче өлеше квест-уен формасында барды. Студентлар командаларга бүленеп, гимназиянең спорт залы, үсеш ноктасы һәм башка белем кабинетларында көч сынашты. Бу хакта тулырак киләсе саннарда укый аласыз.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас