

Чара барышында балалар белән кар бәрешле уйнаганда, чаңгы шуганда, чанада йөргәндә, бозлавык вакытында хәвефсезлек, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә дә җентекләбрәк тукталдылар. Балалар янгын чыгу сәбәпләре, аның куркыныч факторлары, янгын сүндерү хезмәте тарихы белән таныштылар. Русиядә беренче янгын сүндерү машиналары нинди булуы, утны нәрсә белән сүндерүләре турында белделәр. Ут белән саксыз эш итүгә бәйле китаплар: С. Маршакның «Кошкин дом " әкияте, «Пожар» һәм «Про спички» шигырьләре, Б. Житковның «В дыму» хикәясе, К. Чуковский шигырьләре искә төшерелде. Яшь китап сөючеләр "Мәкальне тәмамла» конкурсында катнаштылар, үзләрен янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре белгечләре итеп күрсәттеләр, «Ут безнең тормышта» викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр.