+22 °С
Дождь


Бүген, 6 гыйнварда, районда "Ялтыравыклы боз" дип исемләнгән күмәкләп тимераякта шуу чараралы үтте. Яңа Балтач урта мәктәбе укучылары да әлеге чарадан читтә калмады. Балалар Кыш бабай һәм Карсылу белән рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Саф һавада йөрү, чана-чаңгыда, тимераякта шуу сәламәтлеккә файдалы гына түгел, күтәренке кәеф чыганагы да.