ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
7 гыйнвар 2023, 15:45

Һөнәр сайлау – җаваплы эш

Безнең булачак һөнәребез тормышыбызга зур йогынты ясый. 

Һөнәр сайлау – җаваплы эшҺөнәр сайлау – җаваплы эш
Һөнәр сайлау – җаваплы эш

6 гыйнварда мәктәп дусларының очрашу кичәсе кысаларында директорның тәрбия буенча киңәшчесе И. Р. Әрдисламова Чакмагыш гимназиясе укучылары Советы белән берлектә "Булачак һөнәр сайлауга нәрсә йогынты ясый?» дип аталган һөнәри юнәлеш бирү буенча әңгәмә үткәрде. Тиздән үзләренә дә һөнәр сайларга туры киләчәк өлкән сыйныф укучылары студентларның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. Чара барышында барлык сорауларга да җаваплар бирелде. Мондый очрашулар мәктәп укучылары өчен бик мөһим, студентлар белән аралашу аларга югары уку йортлары турында кирәкле мәгълүмат алырга һәм дөрес сайлау ясарга ярдәм итә. Чара кызыклы, иҗади һәм уңай мохиттә узды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас