ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 гыйнвар 2023, 13:10

Яңа Котыда өстәл теннисы турниры

7 гыйнварда Яңа Коты авылы мәдәният йортында "Тиз Һәм җитезләр"дип аталган Яңа ел өстәл теннисы турниры үткәрелде. Нәтиҗәләр буенча 1 урынны Радим Байбиков, 2 урынны Айнур Шакиров, 3 урынны Айнур Фатыйхов алды.

Яңа Котыда өстәл теннисы турнирыЯңа Котыда өстәл теннисы турниры
Яңа Котыда өстәл теннисы турниры

4 урын Яңа Коты авылында физик культура һәм спортны актив үстерүгә керткән өлеше өчен Альберт Фатыйховка бирелде. Чарада катнашучылар баш судья Илнур Рәшит улы Шәяхмәтовка һәм иганәчеләр – шәхси эшкуарлар Илнур Фоат улы Латыйпов, Наил Тәлгать улы Кадрголов, Рөстәм Әсхәт улы Мусин, Ира Хәнифьҗан кызы Хәйруллинага олы рәхмәт белдерәләр.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас