ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
8 гыйнвар 2023, 13:55

Чакмагыш хоккееның чираттагы данлы җиңүе

Быелгы Яңа ел яллары якташлар хәтерендә күп санлы спорт чаралары оештырылу белән дә истә калыр, мөгаен.

Чакмагыш хоккееның чираттагы данлы җиңүеЧакмагыш хоккееның чираттагы данлы җиңүе
Чакмагыш хоккееның чираттагы данлы җиңүе

Ялларның ахыргы, чын кышкы суык хакимлек иткән көнендә “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында исә җиңү өчен кызу көрәш барды. Районыбызның “Трактор-М” командасы хоккейчылары башкалабыз Уфаның “Башнефть” уенчылары белән осталыкта, җитезлектә көч сынашып, чираттагы тапкыр бу төр спортның безнең җирлекнең даны булуын раслады. Төнге хоккей лигасы (18+) чикләрендә үткән турнир дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды. Әлеге уенда беренче тайм тәмамланырга 10 минут калганда якташыбыз Эдуард Каникеевның көндәшләр капкасына керткән беренче шайбасы исәпне ачты. Янә өч минуттан райондашыбыз Алмаз Тимерҗанов аны “Трактор-М” файдасына 2:0 итеп үзгәртүгә иреште. Икенче тайм башланып берничә минут үткәч тә исәп чакмагышлылар файдасына 3:0 булды. Бу, әлбәттә, “Башнефть” командасын берникадәр чәмләндергәндер, озакламый алар да безнең уенчылар капкасына беренче шайбаны кертүгә иреште. Әмма янә дүрт минут үтүгә, якташларыбыз бу хәл белән килешергә теләми, башкала хоккейчыларыннан остарак булуларын дәлилләп, исәпне үз файдаларына 4:1 итеп “үстерделәр”. Уен шулай кызганнан-кыза барды, ике як та һич бирешергә теләмәде. Икенче тайм районыбызның “Трактор-М” командасы файдасына 5:2 исәбе белән тәмамланды. Өченчесендә уен тәүдә берникадәр сүлпәнрәк барган кебек тоелса да, дулкынлану-кичерешләр ул башланып 12 минут үткәннән соң янә яңарды. Бу мизгелләрдә якташларыбыз көндәшләр капкасына алтынчы шайбаны кертеп, Уфа хоккейчыларын ныклап чәмләндереп-гамьләндереп җибәрде, ахыры. Өченче тайм тәмамлануга 4 минут калганда “Башнефть” хоккейчылары бер минут эчендә безнең “Трактор-М” командасы капкасына ике гол кертүгә ирешеп, исәпне 6:4 итеп үзгәрттеләр. Әмма якташларыбыз көярмәннәргә күркәм бүләк әзерләгән булып чыкты. Ахыргы тайм тәмамланырга нибары 55 секунд калган мизгелдә алар уенга эффектлы нокта куйдылар – команда уенчысы Марсель Усманов көндәшләре капкасына җиденче, матур җиңүле гол кертүгә иреште. Шулай итеп уен “Трактор-М” командасы файдасына 7:4 исәбе белән тәмамланып, якташларыбыз өчен җан атарга килгән көярмәннәрне бик тә сөендерде. Без райондаш хоккейчыларны бу җиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм яңадан-яңа спорт биеклекләрен яулауларын телибез. Чакмагышның ярты гасырдан артык вакыт белән исәпләнгән хоккей данын якташларыбызның лаеклы дәвам итүе барыбыз өчен дә зур горурлык.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас