+24 °С
Яңгыр


Күркәм традиция буенча Киндеркүл мәдәният йорты хезмәткәрләре зур теләк белән “Балаларны йортларына барып котлау” акциясендә катнашты. Балалар әкият геройларына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, Кыш бабай һәм Карсылу белән өй түрен бизәп торган ямьле чыршы янында истәлеккә фотосүрәткә төштеләр. Балалар Кыш бабай белән Карсылуны шат елмаеп каршы алдылар һәм киләсе елда да аларны сагынып көтеп калуларына ышаныч белдерделәр.